Чиләбе өлкәсендә “Татар кызы”, “Татар егете” -2019 конкурсында катнашучылар әледән-әле зур сынаулар алдында кала. Бу юлы алар такмаклар өйрәнергә тиеш иде. Бирем бик гади тоелса да, чынлыкта ул татарча яхшы белүне, башкару осталыгын таләп итә.
Кызлар, егетләр сынатмады, дип хәбәр итә милләттәшләребез социаль челтәрләрдә. Бик күп кызыклы такмаклар эзләп тапканнар. Тамашачы алдында чыгыш ясап, аларны рәхәтләнеп ял иттергәннәр, күңелләрен ачканнар.