Чиләбе өлкәсе татар конгрессы татар балаларын лагерена чакыра. Лагерь Кунашакск районында Г.И.Баймурзин исемендәге лагерьда урнашкан.
10 көнлек лагерьда балалар татар мөхитен тоячак, татар телендә сөйләшергә өйрәнәчәк, татар халкының гореф-гадәтләре белән танышып, татар әкиятләре тыңлап, милли ризыклар белән тукланачак. Татар лагеренда күңелле мастер-класслар да үткәрү ниятләнә.