6 февральдә Татарстан делегациясе һәм Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Регина Мансурова Чиләбе өлкәсендә узучы Татар мәгърифәте көннәре кысаларында шәһәрнең Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 81 номерлы урта мәктәбендә булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Мәктәп директоры Ольга Мещерягина кунакларга экскурсия үткәрде, мәктәп барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Абдрахманова дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында татар телен укыту буенча мастер-класс уздырды. Музыка укытучысы Оксана Неволина музыка ярдәмендә татар теле белән кызыксындырыру һәм өйрәтү алымнарын күрсәтте. Дәрес азагында укучылар «Зәңгәр томан» җырын башкарды.
Чиләбе шәһәренең 94 номерлы урта мәктәбенең Аэропорт бистәсендә урнашкан филиалында делегацияне мәктәп коллективы һәм филиалның мөдире Наталья Разумкова каршы алды. Земфира Садыйкова, Альдина Фәйзуллина татар мәдәниятенә багышланган «Халыкның зирәклеге» дигән дәрестән тыш чара үткәрде. Укучылар төрле биремнәр үтәде, һәр үтәлгән бирем бирем өчен укучыларга бер сүз бирелде. Шулай итеп, барлык биремнәрне үтәгәннән соң, балалар «Иле барының теле бар» дигән татар мәкален төзеде.
Алга таба делегацияне 103 номерлы урта мәктәп директоры Андрей Першин һәм «Айгөл» халык биюе ансамбле катнашучылары каршы алды.
Альбина Кәримова башлангыч сыйныф укучылары белән «Өч сеңел» татар халык әкияте мотивлары нигезендә дәрес-уен үткәрде. «Айгөл» халык биюе ансамбле җитәкчесе Земфира Хәйрулина исә хореографиядән ачык дәрес уздырды.
Делегациянең эш көне Чиләбе шәһәре Исмәгыйль мәчетенә бару белән тәмамланды. Мәчетнең имам-хатыйбы, педагог, туган якны өйрәнүче Рәүфән Гафаров татар телен укыту методикасы белән таныштырды.
Чиләбе өлкәсе мәктәпләренә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән матур әдәбият, татарча камзуллар, түбәтәйләр һәм калфаклар бүләк итеп тапшырылды, диелә хәбәрдә.