Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыелышы рәисе урынбасары, Чиләбе өлкәсе халыклары ассамблеясы җитәкчесе Александр Журавлев белән очрашты.

БТК Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды.
Очрашу барышында, шулай ук, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының оешуына 20 ел тулу уңаеннан уздырылачак юбилей чаралары, алдагы эшчәнлек һәм уртак хезмәттәшлек турында сүз барды. Алга таба Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев журналистлар белән очрашты.

Әйтергә кирәк, Урал федераль округында барлыгы 719 136 татар яши:
- Курган өлкәсендә – 17 017;
- Свердловск өлкәсендә – 143 803;
- Төмән өлкәсендә – 239 995;
- Чиләбе өлкәсендә – 180 913;
- Ханты-Манси автоном округында – 108 899;
- Ямал-Ненец округында – 28 509.