Чиләбе шәһәрендә Чиләбе өлкәсенең татарлар конгрессы тарафыннан, балалар өчен милли конкурсларның якты финалы узды. Конкурслар арасында — «Нәни энҗеләр», «Нәни батырлар», «Яз чәчәкләре», «Шаян батырлар», «Татар кызы. Татар егете». Әлеге проектлар үсеп килүче буын арасында татар милли үзенчәлеген һәм мәдәни дәвамчанлыгын саклау буенча зур эшнең бер өлеше булып тора.
Быелгы иҗади чыгышлар аеруча әһәмиятле темага — Бөек Ватан сугышы елларында икмәкнең тормыш символы булуына һәм халыкның батырлыгына багышланды. Сәхнә аша яшь катнашучылар блокадалы Ленинград турында, сугыш чоры балалары, игенчеләрнең каһарманлыгы, Чиләбенең легендар трактор заводы — Танкоград турында йөрәк аша сөйләделәр. Бу күренешләр балаларны тарихыбызның фаҗигале һәм батырлык тулы сәхифәләренә якынайтты, ата-бабаларыбыз мирасының кадерен аңларга ярдәм итте.
Сценарий авторы — Сания Шевченко, режиссёрлар — Дамир Сафин һәм Равил Салихҗанов.
Чарада хөрмәтле кунаклар булып катнаштылар:
– Чиләбе өлкәсе мәдәният министры урынбасары Ирина Анфалова-Шишкина,
– Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе җитәкчесе Дмитрий Семёнов,
– Кунашак муниципаль районы башлыгы Рамил Вакилов,
– Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев исеменнән катнашучыларны Алмаз Хәлиуллин сәламләде һәм оештыручыларга, укытучыларга, ата-аналарга башкарган зур һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәтен җиткерде:
«Балалар өчен милли проектлар — гади конкурс кына түгел. Бу — татар халкының киләчәгенә салынган хезмәт. Нәкъ менә тел, мәдәният һәм тарих белән тере бәйләнеш аша без үз-үзен белгән, кем булуын аңлаган буын тәрбиялибез.»
Катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзләре белән шулай ук Закон чыгару җыелышы депутаты, Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы рәисе Лена Колесникова мөрәҗәгать итте. Ул мондый чараларның яшьләрдә милли үзаң тәрбияләүдә әһәмиятен билгеләп үтте.
Бәйрәмне татар эстрадасының танылган артистлары чыгышлары бизәде:
Айдар һәм Алмаз Юнусовлар, Алсу Вәлиуллина, Гүзелия Шахматова, Дамир Сафин,
«Айгөл» халык бию ансамбле һәм «Уралым» милли мәдәният коллективы.
Җиңүчеләр:
«Нәни энҗеләр» — Рамина Шәрипова, Кунашак авылы
Вице-мисс — Динара Галеева, Чиләбе шәһәре
«Җиңүгә бер адым» — Риана Галәлетдинова, Әмин авылы
«Нәни батырлар» — Булат Камалов, Чиләбе шәһәре
«Яз чәчәкләре» — Зарина Обрезкова, Төбәк авылы
«Җиңүгә бер адым» — Алина Гатиятуллина, Чиләбе шәһәре
3 урын — Амина Исмагыйлова, Чиләбе шәһәре
«Шаян батырлар» — Эмиль Садыков, Чиләбе шәһәре
«Җиңүгә бер адым» — Кирилл Гареев, Сөләйманово авылы
«Татар җанлы рус егете» — Макар Демин, Чиләбе шәһәре
«Татар кызы – 2025» конкурсының төбәк этабы җиңүчесе Златоуст шәһәреннән Зилә Кашапова булды! Икенче урынны Чиләбе шәһәреннән Арина Сафиуллина һәм Арина Сөләйманова бүлеште!
1 нче һәм 2 нче урынны алган өч катнашучы да Казан шәһәрендә узачак Халыкара «Татар кызы – 2025» конкурсы ярымфиналында катнашачаклар!
«Татар егете» исеменә — Кунашак авылыннан Владислав Халилов лаек булды!
Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз! Барлык финалистлар Бөтендөнья татар конгрессы, Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы, район хакимиятләре һәм спонсорлар тарафыннан бүләкләр белән бүләкләнде.