tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә “КАНАТЛАР” дип аталган шигырь һәм моң кичәсе уздырылды
Чиләбедә “КАНАТЛАР” дип аталган шигырь һәм моң кичәсе уздырылды

Чиләбедә “КАНАТЛАР” дип аталган шигырь һәм моң кичәсе уздырылды

28 сентябрь көнне Чиләбедә Залия Әхтәмова белән “КАНАТЛАР” дип аталган шигырь һәм моң кичәсе уздырылды.

Бу былтыр ноябрь аенда Чиләбедә һәм быел январь аенда Миәс шәһәрендә уздырылган “Шигырь вә каһвә” әдәби-музыкаль кичәләренең дәвамы. Әмма алдагыларыннан аермалы буларак, әлегесе – театралләштерелгән тамаша. Җентекләп шигырьләр сайланды, сценарий төзелде, реквизитлар әзерләнде. Махсус бу чарага диеп каурый белән кара, патифон һәм винил пластинкалар сатып алынды. Шигъри кичәне уздырыр өчен бик зәвыклы урын сайланды – “Һава” дип аталган лофт мәйданчык.

Шунысы рәхәт: бу кичәгә күрше шәһәрләр – Златоуст, Миәс һәм Екатеринбургтан да килгәннәр иде. Барысы бергә 35 кеше булды (мәйданчык сыйдыра алганнан биш кешегә күбрәк – билетлар сатылып беткәч тә, өстәмәләрне ясарга туры килде).

Патифоннан тыш, чараны тере музыка бизәде. Гитарачы егетебез Дауыд Камалов махсус Златоусттан килде, баянда – Эльдар Гыйбәдуллин – Чиләбе татар халык театры җитәкчесе булды. Мини-спектаклебездән соң ачык микрофонда тамашачылар яраткан шигырьләрен сөйләде. Аннары кунакларны самавырлы мәтрүшкәле чәйләр белән сыйладык.

Үзәнчелекле форматта, гаять җанлы, искиткеч рәхәт, күркәм, зәвыклы шигырь һәм моң кичәсен уздырырга илһам биргән, даими дәрт өстәп торган Зәлиямә ихлас рәхмәтлемен! Кырык эшен кырык якка ташлап, безнең чарага килгән һәр кунагыбызга аеруча зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*