Дзержинск татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе шәһәр администрациясе һәм төрле диаспоралар вәкилләре белән берлектә махсус хәрби операция зонасына аена ике тапкыр гуманитар йөк озатуны дәвам итә.
Илебез мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләргә кирәкле булган әйберләр, маскировка ятьмәләре, рабица сеткасы, кием-салым, зур күләмдә су, башка кирәк-яраклар, әлбәттә, автоно- миянең уңган-булган ханымнары әзерләгән милли ризыклар белән тулыландырылган чираттагы ГАЗель автомобиле агымдагы атнада СВО зонасына озатылды. Әлеге чара шәһәр башлыгы Михаил Клинков кураторлыгында узды.
Зөһрә АБДУЛИНА