tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән районы башлыгы 14 якташыбызга «Безнең Чирмешән» газетасына подписка бүләк итте
Чирмешән районы башлыгы 14 якташыбызга «Безнең Чирмешән» газетасына подписка бүләк итте

Чирмешән районы башлыгы 14 якташыбызга «Безнең Чирмешән» газетасына подписка бүләк итте

Чирмешән районы җитәкчесе Рамил Әйбәтов Өлкәннәр көне алдыннан ундүрт райондашына 2025 елның беренче яртыеллыгына «Безнең Чирмешән» район газетасына яздырды. Әлеге бүләкне һәм Өлкәннәр көне уңаеннан тәм-томлы күчтәнәчләрнеулы райондагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, Югары Чегодайдан Габделхак Җиһаншинга үзе барып тапшырды.

«Сугышта тынычлык яулаган, аннан соң илне торгызуга, халык хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешегез өчен сезнең буынга бик зур рәхмәт», – диде район башлыгы, фронтовикны котлап.

18 яшендә сугышка китеп, Дан ордены һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән 98 яшьлек бабай зиһенле, дөнья хәлләреннән хәбәрдар. Район яңалыкларын да «Безнең Чирмешән»нән укып бара икән. Аңа быелның декабрь аенда – 99, 2025 елда 100 яшь тулачак.

Рамил Әйбәтов киләсе елда 95 яшь тулачак 12 якташына, 100 яшь тулачак 2 әби-бабайга «Безнең Чирмешән»гә язылу бүләк итте.

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*