tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән районы Казанда үзенең уникаль мәдәни кодын тәкъдим итте
Чирмешән районы Казанда үзенең уникаль мәдәни кодын тәкъдим итте

Чирмешән районы Казанда үзенең уникаль мәдәни кодын тәкъдим итте

Чирмешән районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында, Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында “Бәхет турында баллада” дип аталган программа тәкъдим итте.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов, чирмешәнлеләрнең Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе Раушания Сәүбанова сәламләделәр.

-Барлык чирмешәнлеләр исеменнән бүген сезне әлеге бәйрәмдә сәламлим. 2024 ел Россиядә Гаилә елы буларак игълан ителде. Гаилә – ул безнең күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, һәр кеше өчен ышанычлы тыл һәм таяныч. Район территориясендә яшәүче һәм хезмәт куючы гаиләләргә, балалары туу уңаеннан, Гаилә елында 30 мең сум акча бирелә. Бүгенге көнгә әлеге түләүне 22 гаилә алды, – ди Рамил Айбатов. – Инде ике ел махсус хәрби операция дәвам итә. Шундый вакытта мобилизацияләнгән якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү – безнең иң мөһим бурычларыбызның берсе. Районыбызның төп байлыгы – ул туган ягын яратучы кешеләребез, алар районның социаль-икътисади үсешенә үз өлешләрен кертәләр. Мин барыгызга да исәнлек, иминлек, озын гомер телим.

Төп байлыгыбыз – кешеләр

Утыз Имән авылында туган дин галиме, шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдинов, Урманасты Үтәмештән Татарстанның халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Фәтхетдинов, Иске Үтәмештән  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәнәфи Нәфыйков… Бәйрәмдә республикада гына түгел, илебездә танылган данлыклы якташларыбызның исемнәре яңгырады. Әлеге исемлекне тагын дәвам итеп була.  Чирмешән үзенең уңган, булдыклы, оста куллы, сәләтле шәхесләре белән горурлана ала.

-Без Түбән Кәминкә авылыннан килдек, – диде гармунчы Нияз абый Гайнуллин. – Мине алты яшемдә әти тальян гармунда уйнарга өйрәтте, аннары хромкага күчтем. Безнең авылда электән үк гармунчылар күп иде, санап чыксаң – утызның өсте точно бар.

Нияз абый гармунын тик тотмады, бер-бер артлы татар көйләрен уйнады гына. Аңа Туймәт авылыннан Рамил Кәримов һәм авылдашлары Илгизәр Мортазин һәм Илшат Зәдәйханов та үз гармуннары белән кушылдылар.

Туган як – күңелдә

Мәдәният көне якташлар очрашуына әверелде. Кунаклар арасында өлкән буынның да, яшьләрнең дә булуы сөендерде.

-Мондый чараларга даими рәвештә йөрим. Башка районнарның Мәдәният көннәрен дә карадым, ләкин бүгенгесе аерым урын алып тора, чөнки чирмешәнлеләр – тормыш иптәшемнең якташлары чыгыш ясый. Ул үзе тумышы белән Күтәмә авылыннан,  – диде Казанда яшәүче Валерий Колев. – Без Күтәмәгә кайтып йөрибез.

Гакыйлә апа Хөсәенова (кыз фамилиясе Гыйматдинова) Туймәт авылында туып үскән. Ул бәйрәмгә авылдашларын, туганнарын күрергә килгән.

-Ватсапта “Туймәт хәбәрләре” дигән төркем бар, шунда бу чара хакында белдерү күрдем, – ди ул. – Ничек килмибез инде!? Районыбыз мактаулы, халкы тырыш, уңган. Чирмешәнебез белән горурланабыз.

Бәйрәмгә килүчеләр бина эченә узганчы милли йортлар белән дә таныштылар, милли ризыкларыбызны авыз итеп карадылар. Чирмешән районында үзара аңлашып, тынычлыкта, татулыкта төрле милләт вәкилләре яши.

-Бик матур бәйрәм, шәп оештырганнар. Якташларыбыз булдыра, – диде Түбән Кама шәһәрендә яшәүче чирмешәнлеләрнең якташлык җәмгыяте рәисе Рәхилә Корбангалиева да.

Чара интерактив мәйданчык – “Бура бурау” күренеше белән ачылды. Бу өмә – зур бәйрәм, аңа туган-тумача, тирә-күрше җыела, гомумән, авыл өчен зур шатлык була. Бу эштә картлар да, урта яшьтәгеләр дә, яшь егетләр дә, балалар да, хатын-кызлар да катнаша. Чөнки эш һәркемгә җитә. Әккәрәй авылы үзешчәннәре моны бик оста итеп күрсәттеләр, хәтта шунда ук бура да бурадылар, йомычкалар гына очты. Район башлыгы Рамил Айбатов та үзен сынап карады, кул пычкысын тартты. Санаулы минутларда бүрәнә башын кистеләр.

Чиккән кульяулык – бүләккә

Бүгенге көндә аылларда милли бәйрәмнәребез, йолалар, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Әмир һәм Түбән Кәминкә авылында яшәүче хатын-кызлар бу яктан бик актив. Казанга да чиккән кулъяулыклар, сөлгеләр, мендәр тышлары алып килгәннәр. Аларны сатып алучылар да булды.

Сосновкадан Людмила Прокопьева махсус станокта балчыктан эшләнмәләрне оста әвәли. Теләүчеләргә мастер-класс та күрсәтте.

Биредә башка якташларыбыз да күргәзмәләр, мастер-класслар тәкъдим иттеләр.

Концерт Чирмешәннең тарихын, бүгенгесен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, милләтләр дуслыгын чагылдырган чыгышлар белән үрелеп барды.

Ә инде ни өчен “Бәхет турында баллада” дисәгез, чирмешәнлеләрнең Казанда күрсәткән тамашасы әлеге сорауга җавап бирде. Бәхет ул – туган якта иң якын кешеләрең: гаиләң, туганнарың, дусларың, хезмәттәшләрең белән бергә тынычлыкта матур итеп яшәү, эшләү, иҗат итү.

Мәдәният көннәре муниципаль берәмлекләр арасында бәйге форматында уза. Мәдәният министрлыгы җиңүче районны федераль яки региональ проект гамәлгә ашырыла торган урын итәргә вәгъдәләде. Әлеге проект өчен районга 4 миллион сумлык сертификат биреләчәк.

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*