Кешенең туган теле гаиләсе, туган җире, үз халкы белән бәйле. Чөнки ана телеңдә сөйләшү генә бик аз, үз халкыңның тарихын, гореф-гадәтләрен, көнкүреш йолаларын да белү мөһим. Әгәр шулай булмаса, туган тел “урам теленә” генә әверелә. Телнең тәме, гүзәллеге, байлыгы аның үткәне белән аңлашыла.
Шуларны истә тотып, без Чирмешән авылындагы 1 нче санлы “Ромашка” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә “Татар халкы мәдәнияте атналыгы” үткәрдек.
Әлеге бакчабызда тәрбияләнүче сабыйлар Туган як тарихи музеена экскурсиягә бардылар, анда татар халкының көнкүреш тормышын чагылдырган экспозицияләр карадылар. “Яшьтәш” яшьләр һәм яшүсмерләр клубында татар халкының милли бизәкләрен карап, үз куллары белән брошка ясау да – балалар күңеленә милли орлык салу. Район үзәгендәге “Әкият” балалар бакчасында рус халкының “Шалкан” (“Репка”) әкиятен сәхнәләштердек. Бу атнабыз шушы рәвешле тыгыз, күңелле, эчтәлекле үтте.
Без кунакка гына йөрмәдек, үзебезнең балалар бакчасында да кунаклар кабул иттек. Лицейдан 4 нче сыйныф укучылары килеп, балалар белән, татар халкының милли киемнәрен: алъяпкыч, түбәтәй, читек, калфакларны татар орнаментлары белән бизәделәр. Сабыйлар китапханәдә дә кунак булдылар, китаплар, татарча журналлар, татар телендәге тапшырулар турында күп нәрсә белделәр. Татар халкының монда оештырылган “Түбәтәй”, “Күгәрчен” милли уеннары кемне кызыктырмас икән.
Сәнгать мәктәбеннән килгән кунакларыбыз исә татарның милли уен кораллары белән таныштырып, “Әй, Былбылым”, “Тала, тала”, “Әнисә” көйләрен уйнап, сабыйларның күңелләрен күрделәр. Ә 1 нче мәктәпнең “Алдынгылар хәрәкәте” укучылары үзебезнең ана телендә матур итеп сөйләп, җырлап, биеп, уйнап, балаларга тагын бер тапкыр татар теленә мәхәббәт уятып киттеләр.
Район мәдәният йортына сәяхәт тә малайлар, кызларның хәтерендә озак сакланыр, анда Әлфия Закирова халкыбызның милли бизәкләре, киемнәре, гореф-гадәтләре турында балаларга бик күп мәгълүмат бирде.
Шулай ук бездә Әмир авылының өлкән яшьтәге ак әбиләре – аккалфаклылар да кунакта булып китте. Алар халкыбызның милли ризыкларын, чигүле кул эшләрен алып килгәннәр. Бик шәп, кызык очрашу. Ә без үз чиратыбызда балалар белән татар халкының уеннарын уйнап күрсәттек, әбиләребез дә читтә калмады: яшьлекләрен искә төшереп, балалар янына уенга кушылдылар.
Минемчә, милләтебез сагында үзенең туган телен яратучы, аны киләчәк буыннарга тапшырып калдырырга тырышучы шәхесләр булганда, телебез, милләтебез югалмас.
Лилия Әбүнәгыймова,
“Ромашка” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.
Чыганак: nashcheremshan.ru