tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чишмә бәйрәме
Чишмә бәйрәме

Чишмә бәйрәме

Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында беренче тапкыр Чишмә бәйрәме үткәрделәр.

Ульяновск өлкә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә Чишмә бәйрәме дип исемләнгән яңа проектын башлап җибәрде. Чишмәләргә багышланган тәүге бәйрәмне алар Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында уздырдылар.

1649 елда нигез салынган Иске Кызылсу төбәкнең иң зур татар авылларыннан берсе булган. Заманында биредә 7 мәчет һәм берничә мәдрәсә эшләп торган. Авыл чишмәләргә дә бик бай. Бәйрәм кунаклары авылның бай тарихлы Хәнифә карчык кизләве дип аталган чишмәсе янында булып, аның шифалы суын авыз иттеләр.

Аннары Чишмә бәйрәме мәдәният йорты каршындагы мәйданда дәвам итте. Анда чишмә турында җырлар, шигырьләр яңгырады, халык уеннары оештырылды. Өлкән буын кешеләре авылдагы борынгы чишмәләрнең тарихы турында сөйләделәр, алар хакында истәлекләре белән уртаклаштылар.

Урайкино авыл җирлеге хакимият башлыгы Әсхать Галяутдинов авылдашларына бу бәйрәмне ел саен уздырырга тәкъдим итте. Бу атнада шундый ук бәйрәм Барыш районы Калда авылында узачак, дип хәбәр итте өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*