tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чишмә бәйрәменә чакырабыз!

Чишмә бәйрәменә чакырабыз!

Кадерле дуслар!

Агымдагы елның 27 июль көнендә Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылында V мәртәбә Чишмә көне “Нурзидә” бәйрәме узачак. Чарада татар җәмәгатьчелеге, дин эшлеклелеләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, артистлар катнашуы көтелә. Барыгызны да әлеге гүзәл чарада кунак булырга чакырып калабыз. Бәйрәм чаралары 10.00 сәгатьтә башлана.

Белешмә өчен:

Бәйрәм узасы чишмәне 2016 елда эшмәкәр Габделнур Хөсәенов ача. Габделнур читтә яшәсә дә, туган ягына, туган нигезенә хөрмәт күрсәтеп яши. Җиде чишмәдән бер мул сулы чишмә итеп ясата ул аны һәм әнисе хөрмәтенә Нурзидә дип исем дә куштыра.Туган ягындагы чишмәләрне кое кебек тә эшләтә. Кое янында ук намаз уку өчен беседка да уңган егетнең туган авылына бүләге. Инде менә быел милли җанлы милләтәшебез Габделнур Хөсәенов тырышлыгы белән Бөрбаш Сәрдегәнендә V тапкыр чишмә бәрәме узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*