tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чишмәбаш авылы халкы Батырай чишмәсе бәйрәмендә махсус хәрби операциядәге райондашларга гуманитар ярдәм җыйды
Чишмәбаш авылы халкы Батырай чишмәсе бәйрәмендә махсус хәрби операциядәге райондашларга гуманитар ярдәм җыйды

Чишмәбаш авылы халкы Батырай чишмәсе бәйрәмендә махсус хәрби операциядәге райондашларга гуманитар ярдәм җыйды

Чишмәбаш авылы барлыкка килүгә берничә елдан 100 ел тула. 1927 елда Иске Байсар авылыннан аерылып чыгып Сөн елгасының аръягында бер төркем авылдашлар яңа салага нигез сала. Исемен дә чишмәләре төрле яктан тибеп челтерәп акканга Чишмәбаш дип кушалар.

Элек-электән бердәм булып, ярдәмләшеп яшилләр биредә. Су чыганаклары-чишмәләргә карата мәрхәмәтле гамәлләре мактауга лаек. Үткән шимбәдә табигать байлыгы- Батырай чишмәсенә багышлап бәйрәм уздырдылар. Өлкәннәрнең әби-бабалары суын эчеп тереклек иткән чишмәләр, су чыганаклары, табигать байлыклары турындагы бай мәгълүматларны балалары, оныкларына тапшырып калдырасы килә.

Батырай чишмәсе бәйрәмен үткәрергә җыенгач, иң элек Ренат белән Рәйсә Муллаяновлар бу эшне бар авыл халкы бердәм булып башкарыйк, дип күтәреп алды. Батырай чишмәсен быел ныклап өченче тапкыр яңарттылар. Оста куллы ир-егетләр профнастилдан коймалап куйды. Чишмәнең килеп чыгу тарихын, Чишмәбаш авылы шагыйрьләренең чишмәгә багышланган шигырьләре язылган истәлек такталары беркеттек. Чишмәне төзекләндерүдә өлешләрен керткән авылдашларның да исемнәре дә бар биредә. Ренат Муллаянов үз кулы белән чишмәне төзекләндерергә теләүчеләргә сәдака салырга тартма да ясады,- дип сөйли Рәзилә Гыйздәтуллина.

Батырай чишмәсен 1988 елларда Ринат Муллаянов белән Халит Рәхимовлар төзекләндереп ныгыталар. Хуҗалык рәисе Рәүхәт Салихҗанов бу эшне хуплап ала һәм зур ярдәм күрсәтә. 2000 елда Рәхимҗан Муллаянов акчалата ярдәм итә. 2017 елда Чишмәбаш авылының 90 еллыгы уңаеннан янә чишмәне төзекләндереп халык өчен уңайлыклар тудыралар. Рим Галимәрдәнов җитәкчелегендә Ринат Муллаянов, Рамил Әхмиров, Радик Хәертдинов, Рөстәм Бәширов, Илгиз Габдрәхимов, Данис Габдрәхимов, Марат Хөсәенов, Ленар Рәхимов һәм авыл халкы ремонт ясыйлар. Чишмәне сазлыклы урыннан күчереп уңайлаштыралар. Беседка ясыйлар, утыргычлар куялар, аяклар юешләнмәсен, пычранмасынга брусчатка җәяләр. Тирә-ягына агачлар утырталар. Аллаһы разый булсын, кешеләр файдалансын, дигән изге теләктә тотынгач, бар да бик матур килеп чыга.

Быел янә Ренат Муллаянов җитәкчелегендә чишмә яны тагы да матурлана, төзекләнә. Ренат Батырай чишмәсе бәйрәмендә үзен сихәтләндереп аякка бастырган чишмәгә бар халык алдында рәхмәт әйтте. Егет солдат хезмәтеннән нык кына сәламәтлеге какшап кайта. Егерме еллап сихәтләнә алмый ул. Бертуган энесе киңәше белән Чаллы янындагы халык табибәсе булган әбигә бара. Белемче карчык Ренатка кояш чыкканчы кыйблага карап аккан чишмәнең  таң суын алып килергә куша. Баштарак Ренат андый чишмә бездә юк бит, дип уйлый. Әмма күңеле белән эзләнә торгач, авылдан читтәрәк, тау астында агып ята торган Батырай чишмәсен исенә төшерә. Ни хикмәт, белемче әби кушканча эшләгәч, сәламәтләнеп аягына баса.

Батырай чишмәсе бәйрәмен оештыруда Чишмәбаш клубы хезмәткәрләре башлап йөри. Җәйге каникул чорында каникулга кайткан балаларны җыеп концерт та оештыралар. Изге гамәл үз артыннан икенчесен дә ияртә бит ул. Һәр ике чарада да авылдашлар махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм йөзеннән махсус тартмага акча җыйды. Ике бәйрәмдә 10 727 сум акчалата ярдәм тупланды.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*