tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай мөхтәсибәте балалар өчен хәйрия чарасы оештырды
Чистай мөхтәсибәте балалар өчен хәйрия чарасы оештырды

Чистай мөхтәсибәте балалар өчен хәйрия чарасы оештырды

Җөмәдәл-әүвәл аеның 20-нче көнендә Чистай мөхтәсибәте тарафыннан балалар өчен шәһәрнең “Әнәс” мәчетендә хәйрия чарасы оештырылды. Әлеге бәйрәм программасына 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрле балалар һәм үсмерләр өчен интеллектуаль викториналар, үстерешле уеннар, логик табышмаклар, пазллар җыю, фокуслар кертелде. Ел саен мөхтәсибәт тарафыннан үткәрү гадәткә кергән чарага күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, балалар йортларында үсүчеләр, тәрбиягә алынучылар, шулай ук сәламәтлеге һәм физик мөмкинлеге чикле булган балалар чакырылды. Бәйрәмне оештыруда аеруча Чистай мөхтәсибәте вәкилләре һәм яшүсмерләрне берләштерү өчен оештырылган #ЯшStories проекты егет-кызлары активлык күрсәтте.

Балалар өчен ярышлар Чистай имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямовның һәм Чистай мөхтәсибәте Аксакаллар шурасы җитәкчесе Фәрит Галимовның хәер-фатыйхасы, нәсыйхәтләре белән башланды. Аннары балалар төркемнәргә бүленде һәм алар 4 станция буенча сынауларны үтте. Катнашучылар Коръән сүрәләрен һәм ятлаган шигырьләрне сөйләп күрсәтте, викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, пазллар җыйды, наклейка белән аппликация ясадылар. Аннары коры боз белән фокус күрсәтелде. Ярышта барлыгы йөзгә якын бала көч сынашты һәм викторинада, уенда җиңүчеләр бүләкләр алды һәм әти-әниләр белән төшке ашта катнашты. Мөхтәсибәт әлеге хәйрия чарасын оештыруда актив катнашкан Чистай Мөселман яшьләре берлегенә, #ЯшStories вәкилләренә, иганәчеләргә зур рәхмәтләрен белдерә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*