tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай шәһәре музей-күргәзмә комплексында шагыйрә Флера Тарханованы искә алу кичәсе узды
Чистай шәһәре музей-күргәзмә комплексында шагыйрә Флера Тарханованы искә алу кичәсе узды

Чистай шәһәре музей-күргәзмә комплексында шагыйрә Флера Тарханованы искә алу кичәсе узды

Чистай шәһәре музей-күргәзмә комплексында шагыйрә, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Тарханованы искә алу кичәсе узды.

Тантаналы өлештән соң «Күңелем аһәңнәре» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә тәкъдим ителгән документлар һәм гаилә архивыннан фотосурәтләр, шагыйрәнең шәхси әйберләре, китаплары, өй җиһазлары һәм музыка кораллары аның тормышын һәм иҗат эшчәнлеген ачык күз алдына китерә.

Кичәдә шагыйрәнең туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты. ТР Язучылар берлеге вәкилләре Фоат Галимуллин, Хатыйп Миңнегулов, Хәбир Ибраһимов, Рәҗәп Бәдретдинов һәм Миңзифа Әхмәтшина җылы сүзләр һәм җылы истәлекләр белән чыгыш ясадылар.

Кичәнең һәм күргәзмәнең инициаторы – Флера Тарханованың бертуган сеңлесе, танылган җәмәгать эшлеклесе Алсу Тарханова.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*