tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай шәһәрендә Мәүлет бәйрәме узды
Чистай шәһәрендә Мәүлет бәйрәме узды

Чистай шәһәрендә Мәүлет бәйрәме узды

19 сентябрь көнне, Чистай шәһәрендә инде ничә еллардан бирле бик матур бер гадәти күренешкә әйләнгән, көтеп алган Мәүлет бәйрәме узды.

Бик күркәм, һичкемне дә битараф калдырмаучы, күңелләрне эретә торган кичә Бөтендөнья татар конгрессы Чистай районы җирле оешма җитәкчесе Галимов Фәрит хәзрәт катнашында булды.

Мәүлет ае- ул бөек пәйгамбәр – Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в) нең туган ае. Аллах Тәгаләнең рәсүлләре арасында Мөхәммәт аерым урын алып тора. Аны Аллах Тәгалә, барлык йолдызлардан да яктырак янган йолдыз кебек, башка пәйгамбәрләр арасыннан югарырак күтәрде. Бар галәмне тәрбия кылучы Аллах Тәгаләнең рәхмәте буларак җибәрелгән шушы гаҗәеп кешегә багышлап уздырган чараны карарга килгән тамашачылар белән Чистай мәдәният йортының залы һәм балконы тулы иде.

Динле халык, үз гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калган халык үлмәс.

https://vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*