tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай шәhәрендә “Ягез, кызлар” проектының яшүсмер кызлары белән чираттагы өйрәтү дәресләре узды
Чистай шәhәрендә “Ягез, кызлар” проектының яшүсмер кызлары белән чираттагы өйрәтү дәресләре узды

Чистай шәhәрендә “Ягез, кызлар” проектының яшүсмер кызлары белән чираттагы өйрәтү дәресләре узды

Чистай шәhәренең “Ак калфак” оешмасы ханымнары Вәлиева Г.Н., Әхмәтвәлиева К.В., Мусина Ф.Т. мөхтәсибәт каршындагы “Ягез, кызлар” проектының яшүсмер кызлары белән чираттагы өйрәтү дәресләре уздырдылар. Бу юлы алар кызларыбызны брошь ясарга өйрәттеләр. Яшүсмер кызлар үз куллары белән милләтебез бизәге саналган ләлә чәчәгенә охшаган брошьлар ясадылар.

Мондый өйрәтү дәресләре даими булулары белән бик файдалы. “Ак калфак” лылар яшь кызларыбызны өйрәтүдә үзләренең бар осталыкларын күрсәтәләр, күп төрле кул эшләренә өйрәтәләр. Яшь буыныбыз кызлары мондый дәресләрдә, бер яктан,үзләренә кирәкле булган әйберләрне үз куллары белән ясарга өйрәнсәләр, икенчне яктан, туган телебездә сөйләшүгә өстенлек бирәләр, милләтебезнең гореф- гадәтләре турында, хатын- кызларның бизәнү әйберләре турында өстәмә мәгьлүмат та алалар.

Мөхтәсибәттә “Ягез, кызлар” проекты буенча җаваплы булган Шәрифуллина Ильхамия ханыма яшь буыныбыз кызларын тәрбияләүнең матур ысулларын таба алуы өчен, “Ак калфак” ханымнары белән даими эшләүне оештыруы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук бу проектта яшь кызларыбызга милли тәрбия бирүгә үзләреннән зур өлеш кертүче мөхтәсибәт укытучылары Гайфуллина Зилә ханыма, Шәйдуллина Айсылу ханыма, Хабутдинова Самира ханыма, Сабина ханыма да без бик рәхмәтле. Алда да үсеп килүче яшь буыныбызны тәрбияләүдә шулай бергә- бергә, зур бердәмлектә эшләргә насыйп булсын иде.

“Ак калфак” оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*