12нче март көнне Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә шәhәр мөхтәсибәте hәм җирле татар конгрессы бүлекчәсе тарафыннан зур бәйрәм — ифтар мәҗлесе узды.
Мәҗлестә төрле бәйгеләрдә, чараларда актив катнашкан 100 бала һәм аларның җитәкчеләре, мөгаллимәләр, аксакаллар, “Ак калфак”лылар, мөселман яшьләре катнашты. Шәhәр администрациясеннән Равил Мазгутов, шәhәрнең имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, җирле татар конгрессы җитәкчесе Фәрид хәзрәт Галимов та чараның мөхтәрәм кунаклары булдылар.
Татар телендә узучы төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, дөньякүләм #әдәбимарафонда җиңүче балаларга “Чистай. Без бергә. Бер дулкында” исемле программа тәкъдим ителде.
Алып баручы Рәмис Шарафетдинов укучыларга Рамазан ае, ураза тоту турында кызыклы мәгълүмат җиткерде. Укучылар, “Ак калфак”лылар тарафыннан мөнәҗәт әйтүләр, Мирсәй Әмирнең “Тун ачуы” әсәреннән өзек күрсәтү дә булды. Шигырьләр, җырлар да яңгырады.
Ифтар мәҗлесендә күренгәнчә, шәhәр администрациясенең, мөхтәсибәтнең, җирле татар конгрессының, “Ак калфак”лыларның, мөселман яшьләренең бергәлеге, бер дулкында булулары туган телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда, үстерүдә искиткеч дөрес юл. Алга таба да бердәмлек саклансын иде.