tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә Саба кунаклары булып китте
Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә Саба кунаклары булып китте

Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә Саба кунаклары булып китте

Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә, 17 ханым- Саба кунаклары булып китте. Әби- бабайлардан калган йола белән чәк-чәк тотып каршы алгач, кунакларны кунакчыллык йоласы белән чәй өстәленә чакырып, иртәнге аш белән сыйладык. Аннан соң кунакларны оешмабыз урнашкан бүлмәбезгә чакырдык. Биредә мөслимә ханымнар белән җылы итеп аралашу узды. Үзебезнең оешмабыз турында, эш проектлары турында, күргәзмәләребез турында сөйләү-барысы да кызыклы булды кунакларга. Сабадан килгән ханымнарның барысының да милли киемнәрдән, калфаклардан булулары очрашуыбызны тагын да ямьләндерде, күңелләрне якынайтты. Аралашуыбыздан барыбыз да бик канәгать калдык. Кунакларыбыз инде үзебезне дә Сабага чакырып киттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*