tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай шәһәренең Мөхәммәдия мәдрәсәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте
Чистай шәһәренең Мөхәммәдия мәдрәсәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте

Чистай шәһәренең Мөхәммәдия мәдрәсәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте

Бүген “Татар телен беләм” дип санаган һәркемгә үзен сынап карау мөмкинлеге тудырылды. Чистай шәһәренең Мөхәммәдия мәдрәсәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте.

Татарча диктант туган телебезгә хөрмәт белдерү, татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә.

Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә Чистай ханымнары да кушылды. Ни кызганыч, диктант язып карарга теләүче бер генә ир-егет булды. Диктант тексты язучы Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан алынды.

Чыганак: Четыре-Дворская сельская библиотека

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*