tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай шәһәренең “Нур” мәчетендә XI Саматов укулары узды
Чистай шәһәренең “Нур” мәчетендә XI Саматов укулары узды

Чистай шәһәренең “Нур” мәчетендә XI Саматов укулары узды

14 октябрь көнне, Чистай шәһәренең “Нур” мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр белән берлектә Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында Габделхак хәзрәт Саматовның (Габделхак хәзрәт Саматов, 12 октябрь 1930 — 6 март 2006, күренекле мөселман эшлеклесе, Татарстанның баш мөхтәсибе, баш казые) 95 еллыгына багышлап “Дин һәм милләт – ике канатыбыз!” татар телен белү һәм куллану, гореф-гадәтләрне, милли киемне барлау даирәсен үстерүдә имамнар роле темасына XI Саматов укулары узды.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы бүлекләре белән эшләү комитеты әйдәп баручы референты – Госманова Миләүшә Сәлимгәрәй кызы да катнашты. Чарада катнашучыларны Милләтебез алдындагы олы хезмәтләре, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадатләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шулай ук, Чистай районы Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы җитәкчесе Галимов Фәрит Мөҗип улына Татарстан Республикасы Диния нәзәрәте мөфтие тарафыннан, Чистай районы мөхтәсибәтендә аксакаллар шурасы рәисе вазыйфасын озак еллар нәтижәле башкаруы, халыкның рухи үсешен hәм әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга тырышлык куйганы өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

https://vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*