tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай укучылары фронт яны госпиталендә яралы сугышчылар өчен оештырылган концертта катнаштылар
Чистай укучылары фронт яны госпиталендә яралы сугышчылар өчен оештырылган концертта катнаштылар

Чистай укучылары фронт яны госпиталендә яралы сугышчылар өчен оештырылган концертта катнаштылар

Олеся Ермакова һәм Аделия Сөләйманова «Чистай — фронтка» волонтерлары командасы белән фронт яны зонасында булдылар.

Сентябрь аенда «Чистай — фронтка» волонтерлык хәрәкәте делегациясе Россия сугышчыларына һәм тыныч халыкка гуманитар ярдәм күрсәтү проекты кысаларында фронт яны зонасына сәфәр кылды.

Кыр госпиталендә хәрәкәт җитәкчесе Чулпан Сөләйманова тарафыннан оештырылган концерт аеруча дулкынландыргыч узды. Яраланган сугышчылар һәм медицина персоналы өчен Чистайдан «Яңа буын» ансамбленең яшь җырчылары Аделия Сөләйманова (2нче гимназия) һәм Олеся Ермакова (1нче гимназия) чыгыш ясадылар. Алар башкаруында яхшы таныш булган Совет һәм Россия композицияләре, шулай ук татар телендә җырлар яңгырады.

— Безнең волонтерларны бик җылы каршы алдылар, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Чулпан Сөләйманова. — Концерт шулхәтле ихлас һәм җылы узды, солдатлар һәм медицина хезмәткәрләре безне озак кына җибәрергә теләмәделәр. Ир-егетләр бу концерттан соң хәтта хәзер үк, госпитальдә булганда да, сугышка барырга әзер булуларын әйттеләр! Очрашу солдат ашханәсендә тәмамланды, анда бөтен команданы чын фронт боткасы белән сыйладылар.

Җавап итеп волонтерлар сугышчыларга һәм госпиталь хезмәтләренә татлы бүләкләр — традицион чәкчәк һәм бавырсак тапшырдылар. Ә Аделия һәм Олеся «Яңа буын» җыр ансамбле исеменнән госпитальгә «Созвездие — Йолдызлык» фестиваленең зона этабында откан яңа микродулкынлы мич тапшырдылар, анда ул кирәгрәк бит! Чистайлылар чын күңелдән барысына да тизрәк җиңүләрен һәм өйләренә кайтуларын теләделәр.

Чыганак: chistopol-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*