tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда “Бәрәңге бәйрәме” уздырылды
Чистайда “Бәрәңге бәйрәме” уздырылды

Чистайда “Бәрәңге бәйрәме” уздырылды

Чистай шәhәренең Ислам үзәге алдында төзелгән бер җәйге бинада оешмабыз ханымнары җирле татар конгрессы җитәкчесе Фәрит әфәнде Галимов белән берлектә
“Бәрәңге бәйрәме” уздырды. Бу бәйрәм динебездәге Гашүрә көнен уздырганнан соң, мохтаҗларга кирәкле яшелчәләрне таратып бетерү уңаеннан да билгеләнеп үтте. Бу хакта җирле татар конгрессы җитәкчесе Галимов Фәрит әфәнде үзенең интервьюсында да сөйләде. Оешмабыз ханымнары бәйрәмдә бәрәңгенең туган иле, аның Россиягә кертелү тарихы турында мәгьлүмат сөйләделәр, төрле авыруларга дәва булуын да билгеләп киттеләр. Ак калфаклылар Ифрат Хисамов көенә, Мәхмүт Хөсәен сүзләренә язылган “Бәрәңге” исемле җыр да башкардылар. Бәрәңгегә атап язылган шигырьләр дә тыңланды. Ә “Бәрәңге – икенче икмәк” исемле күргәзмәбез бәрәңгедән пешерелгән ризыкларга, табын ашларына багышланды. Соңыннан ак калфаклылар бәрәңге турында викторинада катнаштылар.
Бәйрәмнең соңгы өлеше табын артында бәрәңгедән пешкән ризыклар белән сыйланып узды. Әлбәттә, Ислам үзәге җитәкчесе, җирле татар конгрессы җитәкчесе Фәрит әфәнденең Ислам Үзәге йорты мичендә үзе пешергән коймак белән сыйлавы да бәйрәмебезнең бер матур бизәге булды. Алда да менә шулай бердәмлектә узса иде милләтебезгә, динебезгә хезмәт итү юлларыбыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*