tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда Хатыйп Миңнегулов белән очрашу узды.
Чистайда Хатыйп Миңнегулов белән очрашу узды.

Чистайда Хатыйп Миңнегулов белән очрашу узды.

Чистайда әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, дәреслекләр авторы, күп премияләр лауреаты, мактаулы исемнәр иясе Хатыйп Миңнегулов белән очрашу узды.

Кичәдә шулай ук әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, премияләр иясе, үз вакытында Язучылар берлеген җитәкләгән, халык депутаты вазифаларын башкарган олпат шәхес Фоат Галимуллин, язучы Рәҗәп Бәдретинов һәм башкалар катнашты.

Әлеге чараны матур һәм затлы итеп үткәрүгә район мөхтәсибәте, Мөхәммәт хәзрәт, Мәгариф идарәсенең милли бүлеге, Ислам Үзәге җитәкчелеге, “Ак калфак” оешмасы, Яуширмә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәсхетдинова зур көч куйган иде. Татар теленә, динебезгә, тарихыбызга, милләтебезнең бөекләренә, милли мәгарифкә, тәрбиягә кагылышлы матур очрашу бай эчтәлекле булды.  Катнашучылар озак вакытка җитәрлек көч-илһам алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*