tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чит җирләрдә – Татар аланы
Чит җирләрдә – Татар аланы

Чит җирләрдә – Татар аланы

Казанда яшәүче бер танышымның кызы Америкадан кунакка кайткан иде. Әнисе оныгының татарча шәп белүен гаҗәпләнеп сөйли. «Ул анда онлайн татар мәктәбендә укый, төрле чараларда катнаша. Шунысына шаккаттым: әдәбият түгәрәкләрендә Әмирхан Еники, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый кебек классик язучыларның әсәрләрен өйрәнәләр икән. Шуларның эчтәлеген хәтта миңа да сөйләп утыра», – ди. Сусау  Мәктәп хуҗасы, бүген Канадада яшәүче Алимә Сәләхетдинова белән танышу теләге шул чагында туган иде. Чит җирләрдә ничек итеп туган телгә мәхәббәт уятырга? Шушы сорауга җавап табасым килде. Әлбәттә инде, сүзне үзе белән танышудан башладык. – Мин – Казан кызы, – диде ул. – Җиде яшькә кадәр татар телендә бөтенләй диярлек сөйләшми идем. Әти-әнием мине укырга татар гимназиясенә бирде. 2002 елда тәмамладым. Биш ел Казан университетында тарих факультетының татар төркемендә укыдым. Ул елларда татар телен саклауга аеруча зур игътибар бирелде. Мин дә шундый теләк белән янып, нәрсәдер эшлисем килде. Үз балаларым да тугач, бер дустым белән ниятләдек тә балалар үзәге ачтык. Әле ул вакытта улыма 1 яшь тә 2 генә ай иде. Шуңа күрә мине иртә үсеш белән шөгыльләнү кызыксындырды, ул проект «Бишектән үстерү» дип аталды. Әмма, озак та үтми, иремә Словакиядә эш тәкъдим итүләре сәбәпле, күченеп китәргә туры килде. Ул вакытта ике улыбыз бар иде инде. Чит җиргә киткәч, шундый сусадым мин туган телдә сөйләшергә. Белешкән идем: Словакиядә татар җәмгыятьләре юк. Хәтта, ышанасызмы, юкмы, күршедәге Австриядән дә эзләп карадым. Анда да татарлар юк дәрәҗәсендә булып чыкты. Аннан Канадага килеп урнаштык. Мондагы хәлләргә шаккаттым: татарлар күп, хәтта инде шунда туып үскән өч буын милләттәшләребез дә телне онытмаган. Миңа шул гына кирәк иде. Җигелеп эшли башладым. Бик җиңел булмады, әлбәттә. Өченче балам – кызым кечкенә иде әле. Башта француз телен өйрәнергә кирәк булды, чөнки Канада – ике телле дәүләт. Бигрәк тә яшьләрне «селкетү» өчен ниндидер чаралар уйлап табарга кирәк иде. 2017 елдан башлап татар хоккей матчлары уздырдык. Быел бу ярышның җиденчесе булды. Егетләргә махсус киемнәр әзерлибез, Татарстан гимннарын яңгыратабыз. Бик күтәренке рухта үтә ул. Берзаман шулай Ниагара шарлавыгын Татарстан флагы төсләренә буядык. Анда килгән туристларга кадәр республикабыз турында шактый мәгълүмат алды. Мәктәп – Әмма төрле чаралар белән кызыксындырсак та, балалар телебезне өйрәнүгә әллә ни әһәмият бирмиләр кебек тоелды. Шундый иләс-миләс уйлар белән йөргәндә, 2017 ел иде бу, Татарстаннан сәлкешләр Канадага «Сәләт» аланы үткәрергә килеп төштеләр. Бик зур бәйрәм булды ул. Төрле илләрдән татар балалары килделәр. Менә бу бердәмлек иде ичмасам! Мин шунда мондый эшнең системалы булырга тиешлеген, елга бер тапкыр Сабан туе үткәреп кенә эш чыкмаслыгын аңладым. Өйрәнер өчен башта үз гаиләмдә татар теле дәресләре үткәрә башладым. 2017 елда ул акрынлап мәктәпкә әверелә башлады. Хәзер анда 18 илдән 144 бала укый. Татар теле, татар әдәбияты, татар тарихы клублары эшләп килә, татарча мантыйк, чигү, рәсем дәресләре дә бар. Максатыбыз – дөнья буйлап сибелгән татар балаларын дуслаштыру, татарча сөйләшергә өйрәтү. Монреаль шәһәрендәге татар җәмгыятендә дә төп тема – мәгариф өлкәсе. Бергә җыелышып, Галиәсгар Камалның «Беренче театр» спектаклен сәхнәгә куйдык. Милләттәшләребезнең татар теле өйрәнүгә ихтыяҗлары барлыгын күреп, мин нык гаҗәпләндем. Хәтта моңа кадәр татарча белмәгәннәр дә тырышып-тырышып рольләрен ятладылар. Беркемнең дә читтә каласы килмәде. Җәмгыятьтәге «Сабыйлар. Монреаль» дигән бүлектә дә «Бишектән үстерү» дәресләре алып барам. Кечкенә балалар белән дә спектакль куйдык. Күзгә-күз аралашып яшәгәч, күңеллерәк тә, файдалырак та, отышлырак та, әлбәттә. Тик зур шәһәрләрдә татарларны җыеп алу мөмкинлеге юк шул. Шуңа күрә мәктәптә онлайн укытырга туры килә. Үсеш Үзем дә һөнәри яктан үсәргә тырышам. Әле укыта башлагач та Американың Аризона университетыннан мөрәҗәгать иттеләр. Тел укытучысы итеп чакыралар. Балалар кечкенә булганга, берничә укытучыны тәкъдим итеп караган идем. Барыбер үземә барырга туры килде. Курслар үттем. Менә инде дүрт ел дәвамында шул уку йортында интенсив татар теле укытам. Минем өчен бик файдалы булды бу. Беренчедән, Америкада яшәүче милләттәшләребез белән очрашырга җай чыкты, икенчедән, эш тәртибенә өйрәндем. Андагы идеяләрне мәктәп тормышында да кулланам. Дүртенче балам тугач, декретка чыктым да, вакытым бар, кайсы университетта укуымны дәвам итим икән дип, бик озак уйландым. Ахыр чиктә лингвистика, тел белән бәйле өлкәне сайлап алдым. Хәзерге вакытта татар теле буенча эш язам, ягъни мәсәлән, татар теленең идеологиясе, кулланылышы, татарларның туган телләренә мөнәсәбәте турында кечкенә генә тикшеренүләр үткәрәм. Мин күңелем белән барыбер мәгариф буенча үткәрелгән чараларга тартылам. 2023 елда Төньяк Каролинадагы уку йортында татар саммиты оештырдык. Татар галимнәрен һәм татарларны өйрәнүче белгечләрне җыйдык. Аны оештыруда да катнаштым, чыгыш та ясадым. Булышырга теләүче иганәчеләр дә, волонтерлар да искиткеч күп булды. Кич белән «Ядәч» фильмын күрсәттек. Алимә академиясенең иң кызыклы программасы – мөгаен, Татар аланыдыр. Ул яңа белемнәр, мәдәни, иҗади, спорт һәм дини (теләгәннәр өчен) чаралар белән туп-тулы. Шуның белән бергә ял вакыты, тәмле, өйдә әзерләнгән ризыклар, бергәләп иҗат итү, күңел ачу һәм татар җәмгыяте белән танышу мөмкинлекләре бар анда. – Былтыр без аны беренче тапкыр үткәрдек. Барлыгы 50 кеше җыелды. Бик бай, мини-саммит форматындагы чара ул. Быелгысы исә Америкадагы Вашингтон шәһәрендә узды. 70 кә якын кеше катнашты. Бәйрәм 10 көнгә сузылды. Конференция кысасында Татар ачык ишекләр көнен оештырдык. Анда татар галимнәре, икътисадчылар чыгыш ясады. Америкада яшәүче татар яшьләре белән Әмирхан Еникинең «Гөләндәм» повестена нигезләнеп эшләнгән спектакль куйдык. Гомумән, мөмкинлек булганда, бөтен чараларны яшьләр кулы белән үткәрергә тырышабыз. Бу алар да безнең кебек бар белгәннәрен киләчәк буынга биреп калдырсыннар иде дигән теләктән чыгып эшләнә.

https://vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*