Милләтебезнең уникаль милли сәнгать әсәрләре тудыручы Шәйдулла Хәмидуллин кебек осталары тагын булырмы?
“Сәнгать дөньясы” үзәгендә танылган кул остасы төмәнлеләр өчен мастер-класс үткәрде. Остаханәне уен-көлкеле жылы мохиткә әверелдереп, ул катнашучыларны күн материалында милли бизәк чигү серләренә өйрәтте.
«Моннан 7-8 ел элек мин заказлар кабул итә идем. Аена берничә читек теккән вакытларым булды. Хәзер заказларга азрак эшләргә тырышам. Әгәр дә мин коммерция, сату максаты белән генә эшләсәм, мондый уникаль читекләр, милли аяк киемнәре тудыра алмас идем, мөгаен. Мин акчага мохтаҗ түгел, минем төп байлыгым – ул яраткан шөгылем, ә ниятем – чын сәнгать әсәре тудырып, үземнән соң татар милләтенә, балаларыма, оныкларыма мирас калдыру. Минем бу эшкә җаным тартыла. Кул хезмәтен шулай яратуым – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сыйфаттыр, дип уйлыйм. Сабырлык, олы хезмәт таләп итә торган кул эшләнмәләрен булдырыр өчен аның белән “авырырга” кирәк», – ди кабатланмас читекче.
Шәйдулла Хәмидуллин кул эшенә үзлегеннән өйрәнә, бик күп борынгы китаплар укый, китапханәләрдә, архивларда бабаларыбызның милли киемнәре турында мәгълүматлар туплый. Белеме буенча инженер. Яшәгән йортын да үз куллары белән сала. Көнкүрештә кулланыла торган җиһазларыннан алып, ишек, капкаларында, чатырларында “Шәйдулла” бизәкләрен күрергә була.
“Әгәр Сездән милли кул эшләнмәләрен тегәргә, чигәргә өйрәнергә теләк белдерүчеләр булса, өйрәтергә алыначаксызмы?”, – дигән соравына каршы: “Минем кебек кул эше белән, чын мәгьнәсендә “авыручы” кеше булса, өйрәтергә алыначакмын”, – дип җавап бирде.
Шәйдулла әфәнде хәләл җефете Марсельяз ханым белән бергәләшеп килгәннәр иде. Ул дәрес биргән арада тормыш иптәше белән дә аралашып алдык. “Шәйдулла абыйның хатыны булу җиңелме?” , – дигән сорау ташлыйм Марсельяз ханыма. “Тормыш булгач, җиңел дә, төрлечә була. 41 ел бергә иңгә-иң яшибез. Тегә, чигә башласа хатын да, балалар да кирәкми. Үз бүлмәсендә бар дөньясын онытып эшкә бирелә. Без гел бергә, ул кая барса, мин шунда барам. Акчага кызыкмыйбыз. Булганына шөкер итеп яшибез”, – ди тормышыннан, иреннән кәнагать Марсельяз ханым.
Катнашучыларның да бүгенге мастер-класс турында фикерләрен белештек. “Күренекле остазның без, чыннан да, бик талантлы, чын кул остасы икәненә инандык бүген. Мондый авыр, четерекле хезмәтне яратмыйча башкарга мөмкин түгел. Төрле чигү алымнарын күрсәтеп, аның өчен нинди җепләр, энәләр кулланырга кирәклеге турында сөйләде ул безгә”, – диде алар бертавыштан.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА, Төмән шәһәре.
Чыганак: “Яңарыш” газетасы