Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрының Беренче урынбасары Андрей Поминов катнашында киңәшмә үтте. Киңәшмә Татарстанның югары уку йортларына Бөтендөнья татар конгрессы аша җибәрелгән абитуриентларны кабул итүгә, бу эшнең бүгенге көндә торышы һәм ничек алып барылуына багышланды. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында узган түгәрәк өстәлдә шулай ук югары уку йортларының проректорлары һәм кабул итү комиссиясе әгъзалары катнашты.




 
					
				