11 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Кече залында «Калеб» проекты кысаларында «1926» кичәсе узачак. «1926», оештыручылар сүзләренчә, XX һәм XXI гасыр башының уртак нокталарны барлау өчен очрашуы, бүгенге заман иҗат әһелләренең узган гасыр иҗатчылары белән диалогы булачак.

2015 ел. Камал театрының Кече сәхнәсендә сез шагыйрьләр Рузәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһим, Резеда Гобәева, Эльнар Байназаров, Эльвира Һадиеваның үткәнгә кайтара торган, «1926» кичәсе өчен махсус язылган бүгенге көн шигырьләрен ишетерсез, композиторлар Эльмир Низамов, Эльмира Галимованың узган гасыр аһәңнәренә бай заманча музыкасына күмелерсез, биюче Айсылу Мирхафизхан, җырчы Илүсә Хуҗина, скрипач Динә Закированың бүгенге иҗаты белән танышырсыз. Кичәдә Казан мәдәният һәм сәнгать институтының 3 курс студентлары Айгөл Шәкүрова, Миләүшә Хафизова, Ирина Кибәкова, Эльвир Сәлимов, Ленар Юлдашев, Алмаз Борһанов та катнаша.
Кичәнең режиссеры – Казан мәдәният һәм сәнгать институтының 3 курс студенты (Фәрит Бикчәнтәев курсы) Олег Кинҗәгулов. «1926» аның режиссер дебюты булачак.
Олег Кинҗәгулов Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать академиясендә Таңчулпан Бабичева курсында актерлыкка укыган. Хәрби хезмәт узганан соң бер ел Башкортстанның Туймазы татар театрында эшләгән. Башкарган рольләре: Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр»ында – Шәрәф, Илгиз Зәйниевның «Бөке»сендә – Фидан, Наталья Мошинаның «Чиксез кук астында»сында – Беренче.
Тарих кабатлана.
1926 ел 2015 елда кабатлана
Ә бәлки сәхнәдә генә дә түгел…
Сезне чорлар очрашуының шаһиты булырга чакырабыз!
11 ноябрь 18.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә
Керү ирекле