tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстан татарларының хәйрия чарасы барышында җыелган ярдәме Оренбургка тапшырылды
Чуашстан татарларының хәйрия чарасы барышында җыелган ярдәме Оренбургка тапшырылды

Чуашстан татарларының хәйрия чарасы барышында җыелган ярдәме Оренбургка тапшырылды

12 май көнендә Чуашстан татарларының хәйрия чарасы барышында җыелган ярдәме Оренбургка илтеп тапшырылды. Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам хаҗи Шакиров белән республиканың Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов 550 600 сум күләмендәге акчаны Оренбургта каза күргән дин кардәшебез гаиләсенә илтеп бирделәр.

Быел бөтен илебез төрле төбәкләрдә язгы ташкыннар, елгалар ярларыннан чыгу, шуның аркасында килгән бәла-казаларны күзәтеп барды. Бу төбәкләрдә татарлар да күпләп кайгы күрде. Чуашстан татар җәмәгатьчелеге бу фаҗигагә читтән генә карап тормады, ә хәйрия, ярдәм итү чарасын игълан итте. Нәтиҗәдә, ярты миллионнан артык сумма тупланды. Акцияне мөфтият белән милли-мәдәни берләшмә уртак эш итеп башкарып чыкты.

Чуашстаннан җыелган хәйрия акчасы Оренбургтагы күп балалы Бикитеевлар гаиләсенә тапшырылды.

Бикитеев Җәлил хәзрәт хәләл җефете Хәдичә ханым белән 4 бала – икешәр кыз һәм малай үстерә. Балаларның олысына 6 яшь булса, кечкенәсенә 11 ай гына.
Җәлил хәзрәт Оренбург шәһәренең Зәки хәзрәт исемендәге “Әүлия” мәчетендә имам-хатыйб булып хезмәт итә.

– Урал елгасы ташып Оренбургны су басканда Рамазан аеның Кадер кичәсе көне иде. Ул көнне мәчеттә Коръән уку ярышы бара иде. Куршем шалтыратып, өебез торган бистәне су баса башлаганны хәбәр итте. Мәчет тулы балалар, ничек инде ташлап китим мин?! – дип искә ала фаҗига көнен.

Конкурс тәмамлангач, авыз ачалар, аннан соң тәравих намазы укыйлар. Су ташкыны ул кадәр булыр дип кем дә уйламый. Хәзрәт, әле өлгереп кенә беткән өенә, таң алдыннан барып җитә. Бу вакытта су бер метрга якын күтәрелгән була. Шушы араларда күченергә диеп йөргән өенең барлык мебельләре, суыткычлар, башка җиһазлар барысы да су астында кала. Ташкын суы 2 м 30 см га җитә. Ул 10 көн тора.

Бүген су киткән. Әмма өйне яңадан төзекләндермтчә булмый. Өйнең эчке ягын тулысынча яңадан ясарга, аңа кадәр өйне киптерергә, идәннәрен сүтәргә, су баскан бүлмә перегородкаларын алыштырырга кирәк.

Хәзрәтләр бистәсендә генә дә берничә йөз хуҗалык зыян күргән. Админстрация билгеләгән махсус урынга яраксызга чыккан мебель, ишекләр, кием-салым, савыт-саба, көнкүреш техникасы чыгарып атканнар.

Дөрес, Оренбург өлкәсе зыян күрүчеләргә 20 мең, аннан тагын 100 мең акчалата ярдәм күрсәтергә карар кылган. Бу ярдәм иң башта пропискасы булучы, анда яшәүчеләргә бирелгән.

Хәзрәтләр әле йортка күчмәгәнгә, аларның пропискасы булмаган. Шуңа күрә әлегә аларга дәүләт ярдәме эләкмәгән. Чуашстан татарлары аларга беренче булып ярдәм күрсәтте.

Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе һәм республика мөселманнары Диния нәзарәте бу ярдәм итү акциясендә катнашкан, мохтаҗларга ярдәм кулын сузган һәрбер кардәшебезгә олы рәхмәтен җиткерә. Аллаһы Тәгалә садакаларыбызны кабул итсен, ике дөнья сәгадәте-бәхете насыйп кылсын. Әмин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*