tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстан татары Бөек Ватан сугышы ветераны Нурулла Рязапов 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Чуашстан татары Бөек Ватан  сугышы ветераны Нурулла Рязапов 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Чуашстан татары Бөек Ватан сугышы ветераны Нурулла Рязапов 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

27 сентябрь көнне Чувашстан республикасы Батыр районы Шыгырдан авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурулла Вәлиулла улы Рәҗәпов 100 яшлек юбилеен бәйрәм итте. Аны олы юбилее белән котларга Батыр муниципаль округы администрациясе башлыгы Рудольф Селиванов, Чувашия Республикасы татарларының милли- мәдәни берләшмәсенең рәисе Әгъзам Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов һәм Апанай мәдрәсәсенең мөдире Әхмәт хәзрәт Сабиров килде.

Чуашстан Республикасы милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Котлау хатын, Коръән китабы һәм самовар тапшырды.

Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов Нурулла Вәлиулла улына Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлау һәм Конгрессның Рәхмәт хатын тапшырды. Ул ветеранга үзенең изге теләкләрен җиткерде.

«Нурулла Вәлиулла улы үрнәк шәхес. Гомер буе Ислам кануннарын тотып, телебезне- динебезне саклап, гореф гадәтләрне барлап, 5 вакыт намазын калдырмыйча яшәгән үрнәк кеше. Әлеге көнгә кадәр  зиһенен  югалтмаган. Ул ачык фикер йөртә,  Коръән укый. Гаиләдә 10 бала үстергәннәр, аларның барысын барысын да кеше иткәннәр. Тырыш, хезмәт сөючән, булдыклы кеше, чын күңелен биреп, тырышып яшәгән кеше генә шундый үрләргә ирешә ала. Алар яшәгән Чуашстан республикасының Шыгырдан районы бөтен Россиягә дан тота. Авыллары белән тырыш халык, без чын күңелдән сокланып кайттык», диде Рәүф Хәсәнов.

Бүген Нурулла Вәлиулла улының зур һәм тату гаиләсе бар – 80нән артык кеше, аларның 23 оныгы, 24 оныкчыгы бар. Нурулла бабай кече улы Фәнис һәм килене Рамия тәрбиясендә яши.

Нурулла бабайның бер улы Минкадир Нурулла улы Яңа Чабаксар шәһәренең Җәмигъ мәчете һәм шәһәрнең милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе булып тора. Минкадир хаҗи дини һәм милли хәрәкәттә бик актив эш алып бара.

Нурулла Вәлиулла улы​​​​​​​ Рәҗәпов 1924 елның 27 сентябрендә Шыгырдан авылында туа. 14 яшеннән фабрика-завод укучылары мәктәбендә укый башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, аны Амур өлкәсенә 18 кавалерия дивизиясе сафларына хезмәткә алалар. Рядовой дәрәҗәсендә артиллерист булып хезмәт итә, Япония сугышында катнаша. 1947 елның 20 мартында демобилизацияләнә. Кайткач гаилә кора, үзенә тормыш иптәше итеп Сәрия (Минсара) Сыразетдин кызын сайлый, бергә гомер буе ислам кануннарын тотып,    гореф- гадәтләрне барлап көн күрәләр, барысы да . Нурулла Вәлиулла улы һәм Сәрия (Минсара) Сыразетдин кызы Рәҗәповлар 10 бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар бүгенге көндә Чувашиядә, Ульяновск өлкәләрен дә, Татарстан Республикасында яшиләр, барсы да татарча матур итеп сөйләшәләр.
Нурулла абый балта остасы да, гади колхозчы да, туган колхозында склад мөдире дә, озак еллар, пенсиягә чыккач та (пенсиягә 68 яшендә китә), 20 елдан артык авылда урнашкан туберкулез хастаханәсендә хуҗалык мөдире булып та эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*