26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза.
Һәр ел мәктәпләрдә бөек шагыйребез – Г.Тукайга багышланган бик күп чаралар уза. 23 апрельдә Татар Согыты мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә” республикакүләм шигырь укучылар бәйгесенең финалы узды. Төп максаты: укучыларның иҗади сәләтен үстерү, бөек шагыйребез иҗатына мәхәббәт уяту.
Конкурсны Чуашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе һәм җирле “Ак калфак” оешмасы оештырды. Чарада 1-11 нче сыйныф укучылары, барлыгы 38 бала катнашты. Конкурс 3 яшь категориясендә узды. Бу чарада Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульяновск өлкәсенең татар мәдәният үзәге мөдире Сафина Рамилә Хәйдәр кызы; шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Булат Ибраһим һәм шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Рифат Сәлах жюри составында катнаштылар.
Беренче урынны алган укучыларга 5 әр мең сум, икенче урын алучыларга 3 әр мең сум, өченче урын өчен 2 шәр мең сум акчалата бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашучы һәр балага “Катнашучы” дипломнары бирелде. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга “Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе” оешмасыннан истәлекле бүләкләр – китаплар тапшырылды.
Әлеге конкурсның Гран-при иясе – Ә.З. Фәизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары Исхакова Алия һәм Юнусова Айшә танылды (җитәкчесе Масяева Голнара Максуд кызы). Аларга 10 мең сум акчалата бүләк тапшырылды.
Бәйрәмне уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Татар Согыты мәктәбе директоры Гөлнур Нурулла кызы Сабитовага, укытучыларга, укучыларга һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.