tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстанның «Ислам нуры» ансамбле Казанда узган «Милли моңнар» концертында чыгыш ясады
Чуашстанның «Ислам нуры» ансамбле Казанда узган «Милли моңнар» концертында чыгыш ясады

Чуашстанның «Ислам нуры» ансамбле Казанда узган «Милли моңнар» концертында чыгыш ясады

Чуашстан Республикасының Кызыл Камыш авылының җирле «Ак калфак» оешмасы «Ислам нуры» ансамбле Казанда  Габдулла Тукай әдәби музеенда бөек шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлардан торган «Милли моңнар» концертында чыгыш ясадылар.
Әлеге сәфәр Чуашстан татарлары милли-мәдәни берләшмәсе ярдәме белән оештырылды.
Катнашучылар арасында Казан, Татарстан Республикасы районнары, Мәскәү, Свердловск һәм Ульяновск өлкәләре, Түбән Новгород, Чувашия, Башкортстан башкаручылары бар.
Чарада Тукайның барыбызга да таныш булган «Әллүки», «Пар ат», «Шүрәле», «Кем белер кадереңне», «Карлыгач», «Тәфтиләү», «Китап», «Таз» һәм башка шигырь, җырлары яңгырады. Концерт барлык тамашачылар белән берлектә башкарылган «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*