“Кешенең бәхете – яхшы күршедә, тыңлаучан атта һәм иркен торакта”, – диелә бер хәдистә.
Чуар Абдул авылында итагатьле, ихтирамлы, ярдәмчел, тәртипле кешеләр яши. Шушы көннәрдә без авылыбызның Совет һәм Чапаев урамнарында яшәүче күрше-тирәләр белән җыелып, “Күршеләр көне” үткәрдек.
Көндез киңәшләштек, ә кичен инде күрше-күлән безнең ишегалдына җыелып, кем нәрсә эшли иде инде. Ир-егетләребез учак ягып бәрәңге күмде, самоварны көйләп җибәрде. Утырырга урыннар әзерләүче, өстәлләрне коручы киявебез Рөстәмнең аягы җиргә тимәде. Өстәл тулы сый-хөрмәт! Бергәләп “күрше чәе” эчтек, күмердә пешкән бәрәңге ашадык, җырлар җырладык, “кайнар бәрәңге” уены уйнап, биеп күңел ачтык. Чын күңелдән аралашу, бер-береңә терәк булу, шатлыкны да, кайгыны да уртаклашу – менә нәрсә ул күрше хакы! Көн кичкә авышса да, таралышмый бик озак сөйләшеп утырдык.
“Җитми калды”, – диючеләрнең сүзләрендә дә хаклык бар. Чөнки аралашу беркайчан да артык булмый. Киләсе елга “Күршеләр көне”н тагын да зуррак масштабта үткәрергә дигән ният белән таралыштык бу көнне. Очрашулар, күрешүләр булып торсын, гел шулай дус-тату яшәргә язсын, – дип хәбәр итә Мәдәният йорты җитәкчесе Айназ Шакирова.
Чыганак: aznakaevo-rt.ru