Әтнә районы мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләләре «Чулпан» лагеренда милли баш киемен ясау һәм чигү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Калфак – татар халык костюмының аерылгысыз өлеше, татар хатын-кызларының матурлыгы һәм рухи чисталыгы символы. Мастер-класста балалар кәләпүш формасында калфак тегәргә өйрәнделәр, калфак кисү һәм тегү серләрен, әби-бабайларыбыз кулланган чигү һәм бизәнү әйберләрен белделәр.
Чыганак: atnya-rt.ru