tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Корбан ашы уздырдылар
Чувашиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Корбан ашы уздырдылар

Чувашиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Корбан ашы уздырдылар

Бүген Чувашия Республикасының Комсомол авылындагы мөселман мәхәллә йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Корбан ашы мәҗлесе оештырылды. Чарага сугыш чоры балалары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның әти-әниләре, райондагы хәзрәтләр һәм Казан шәһәреннән кунаклар чакырулы иде.

Мәҗлес Чувашия Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Ильяс хәзрәт Сафияновның Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте. Алга таба җыелган кунаклар каршында балалар чыгыш ясадылар. Алар Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләр сөйләделәр, гаиләләрендә үзләренең бабайлары турында сакланучы истәлекләр белән бүлештеләр. Мәҗлес барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләренә һәм тормыш иптәшләренә Комсомол районы администрациясенең һәм Чувашия Республикасының Диния нәзарәтенең рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чарада шулай ук Чувашия Республикасы милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһим һәм башка рәсми затлар катнашты. Чараның төп оештыручысы Комсомол авылы мәчете имам-хатыйбы Альберт хәзрәт Алиуллов булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*