tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашстанның “Сәләт” яшьләр үзәгендә бәйге җиңүчеләре тәбрикләнде
Чувашстанның “Сәләт” яшьләр үзәгендә бәйге җиңүчеләре тәбрикләнде

Чувашстанның “Сәләт” яшьләр үзәгендә бәйге җиңүчеләре тәбрикләнде

Чувашстанның Батыр муниципаль округы Кызыл Чишмә авылындагы “Сәләт” яшьләр үзәгендә татар теле укытучыларының l Бөтенроссия иҗади конкурс һәм семинарының ябылу тантанасы узды.

Чараның төп идеясе:

-татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә татар теленең дәрәҗәсен, абруен күтәрү;

-татар яшьләрендә туган телебезгә карата тирән ихтирам хисләре тәрбияләү, аларның татар телен белүне, татар телендә сөйләшүне үзләренең намус эше итеп кабул итүенә уңай йогынты ясау.

Конкурс – семинар ике этапта узды: читтән торып һәм йомгаклау этабы.

Тантанада  Батыр муниципаль округы җитәкчесе  Рудольф Селиванов, галим, техник фәннәр докторы, КФУ профессоры,  Җәүдәт Сөләйманов һәм Чувашстан татарларының милли- мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров катнашты.

Әгъзам Шакиров барлык катнашучыларны котлады,  оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм  Чувашстан татарлары исеменнән “Сәләт”нең “әтисе” Җәүдәт Сөләймановка Чувашстандагы татар авыллары төшерелгән карта бүләк итте.

Чарада  Россиянең төрле төбәкләреннән 105 укытучы катнашты. Шуларның 5 се генә җиңүчеләр исәбенә керде. Шулай булуына карамастан һәр катнашкан укытучы истәлекле диплом һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*