tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпче буе җыены
Чүпче буе җыены

Чүпче буе җыены

«Җыен ул – «җыеныгыз» дигән сүз. Бер җиргә җыелышып, телебез, динебез, гореф-гадәтләребезне зурлау, яшь буынга тапшыру, халкыбызны берләштерү, бер-беребезгә туганнар, милләттәшләр, диндәшләр икәнебезне күрсәтү ул».

Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир Касимов.

Паюра, Кистем, Биктеш, Татар Парҗысы – «Касимовлар җыены»н гөрләткән авыллар. Удмуртия генә түгел, ил буйлап сибелгән Касим би ыруы дәвамчыларын берләштергән фестиваль. Быел ул колачын тагын да җәйде, Чүпче буе татарларын дәште һәм алар җыенына әверелде. Кунакларны Үрьякала авылы тарихын барлап, яңарып, яшәреп кабул итте.

Яңа мәчет, яңа йорт

Үрьякалада иртәдән җанлылык хөкем сөрә. Һәм үзгә бер тантана – туксан елдан соң авыл кабат мәчетле. Май аендагы сәфәремдә аның әле диварлары гына калыккан иде. Инде ярымае авылга нур чәчә. Һәм мәчетне ачу тантанасына урам тутырып халык агыла. Үрьякалада гына түгел, тирә-яктагы авылларда яшәүчеләр дә. Татарлар…һәм бисермәннәр! Абыйлы-энеле Зиннәтулла белән Нәфиулла Тютиннар белән сөйләшәм: «Шушында туып-үстек, армиягә киткәнче монда эшләдек. Хәзер беребез – Кистемдә, беребез Глазов районының Качкашур авылында яши. Үрьякалада мәчет булыр дип уйламаган да идек, куанышып килдек», – диләр. Әлфәтулла, Илфат, Әлфрит Тютиннарга рәхмәтләрен җиткерәләр. Нәкъ шушы өч бертуган мәчет торгызырга ниятли дә. Узган көздә нигезен салып, бу җәйдә күтәртәләр дә. «Авыл халкы кул көче белән дә, матди яктан да бик булышты. Ял көннәрендә яшьләр килде, кем нинди эшкә оста, шуңа тотынды. Авылыбыз­дан чыккан эшмәкәрләр зур ярдәм күрсәтте. Махсус осталар ялламадык. Нигез салудан башлап, барысын үзебез башкардык, кем кайсы өлкәдә оста, шуңа алынды. Өмәләргә күп кеше җыелды. Экскаватор һәм башка техника үзебезнеке, сорап-эзләп йөрергә туры килмәде. Мәчетебез әби-бабаларыбыз рухына дога кылыр, сәдака бирер урын булыр. Гает бәйрәмнәрен кайда уздырыр­га белми аптырый идек. Яшь барган саен, дин кадерен, кирәклеген ныграк аңлый башлыйсың», – диләр алар. «Мәчет сукмагы буш булмасын, кешеләр килеп намазлар укып, гыйлемнәр алып яшәргә насыйп итсәң иде, бердәмлектән аермасаң идең, бердәмлектә – бәрәкәт» – урам ту­лы халыкның бер булып догага кушылуы күз­ләрдән яшь китерә торган күренеш. Яшел тасманы Үрьякала мәчете имамы Васил Тютин кисә. Тәүге намаз укыла. Мәчет җыйнак кына, хәер авыл үзе дә зур түгел. «Ял көннәрендә яшьләр, балалар кайта, алар да мәчеткә тартылыр намазларга килер. Ислам дине нигезләрен укыта башлау турында да уйларга кирәк», – ди төньяк районнар имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов.

Әүлия кабере каршында да яңа йорт, аны авылдашлары ярдәме белән Үрьякалада туып-үскән Рәсимә апа Касимова изге кабергә дога кылырга килүчеләр кереп ял итә алсын өчен салдыра. 88 яшьлек Рәйсә апа Касимова сандык өстенә утырып дога кыла. Аны Татар Парҗысыннан оныклары алып килгән. Үзе муллалар нәселеннән, Үрьякалада мәчет ачылуга куаныч белдерә.

Җиде гасырлык тарих

Чүпче буе җыены, изображение №2

Үрьякала мәчете – зур тарихның бүгенге дәвамы. Диварында «Мәчет Удмуртиядә Исламның 700 еллыгы хөрмәтенә 2023 елның 12 августында ачылды» дигән язу. Ә җиде гасырлык тарихның дәлиле бар, ул Үрьякалада табылган кабер ташы фрагментлары (кисәкләре). Галимнәр гарәп хәрефле язуын укып, 1323 елда аның хатын-кызга куелганлыгын ачыклыйлар. Узган гасырның утызынчы елларына кадәр таш авыл халкы өчен борын-борыннан изге саналучы Әүлия каберендә тора (хәзер республика милли музеенда саклана). Берничә ел элек яңа таш куйдырганда, Әүлия каберендә тагын борынгы таш кисәкләре табыла.

«Болар – тарихи җирләр, татар җирләре. Археологлар монда өч җирдә мөселман каберлекләре булуын ачыклады. Шушыңа охшаган урыннар Пермь краенда да бар. Болгар сәүдәгәрләре төрле урыннарга йөр­гәннәр, фин-угыр халыкларыннан җәнлек тире­ләре җыйганнар. Ислам динен би­регә алар алып килгән. Удмуртлар аларга ясак түли. Болгарлар белән бирегә соңрак килгән татарлар арасында өзеклек бар. Болгарлар XIV гасырга кадәр яшәгәннәр. XV гасырда татарлар килгәннәр, иң элек, Олы Мөхәммәт аяк баскан. Чүпче елгасы тамагында ныгытма булган. Татар җирләре бу, үзәге Казан янындагы Арча кенәзлеге булган», – дип сөйли тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. Үзе студентлык чорында 1973 елда этнографлар белән экспедициягә килгән була. «Авыл ул чакта зуррак иде», – ди. Хәзер Үрьякала халкының җитмеш проценты татарлар, утызы – мөселманнар. Бисермәннәргә килгәндә, аларның чыгышы – бәхәсләр тудыручы тема. Дамир Исхаков алар болгарлар белән удмурт­лар кушылудан килеп чыккан крестьян катламы (сословие) дигән фикердә. Үрьякалада татарлар белән бисермәннәр элек-электән тату мөгамәләдә гомер кичерә. Чүпче буе җыены да уртак бәйрәмгә әверелде.

«Тирә-якта шулкадәр иркенлек, офыкларга барып тоташучы болыннар, Чүпче елгасы – болар бит борынгы бабаларыбыз яшәгән, эз калдырган урыннар. Күзләргә ирексездән яшь тула», – ди Илмир Касимов. Мәчетне Исламның 700 еллыгына багышлап ачарга ниятләгәч, Чүпче буе җыенын да Үрьякалада уздырырга дигән уй туа. Авыл халкы рәхәтләнеп ризалаша», – диләр.

Чүпче буе җыены, изображение №3

Дәүләтъяровлар, Бияновлар, Дюкиннар, Абашевлар

Кунаклар түгел, ә Чүпче буе җыены хуҗа­лары. Касимовлар кебек үк шушы җирдә гомер кичерүче тирән тамырлы нәселләр вәкилләре. Кистем, Паюра, Биктеш, Әхмәди, Татар Парҗысы – һәр авыл үз ихатасын корган. Чатырлар әби-бабалары көнкүрешеннән сакланган әйберләр белән җиһазланган. Һәр чатыр янында табын корылган, сыйлыйлар, сыйланалар. Ярминкәләрдә медальләр сугыл­ган элеккеге җиз самавырлар гөжләп кайнап утыра, казаннарда җиде төр ярмадан итле ботка пешә. «Әби-бабам Үрьякаладан, соңрак Биктешкә күчкәннәр. Авылыбыз кечкенә, әмма яшәтәбез. Биш яңа йорт салынды», – дип сөйли Зөфәр Касимов. Һәм кайсы гына чатырга сугыл-ма, авыллары турында тәмләп сөйлиләр. Ә тарихлары – уртак. Шуны яшь буынга да сөйлиләр. Җыен сәхнәсе дә тарихи күренешләргә бай булды. «Болгар кызы Яхамның дошманнарга каршы бәрелештә һәлак булуына багышланган биюне карап, түзмәдем, еладым», – дип уртаклашкан яшь тамашачы хатын Илмир Касимов белән.

Күренешләр татарча да, русча да. «Бабаларыбыз мирас итеп калдырган телебезне сакларга тырышабыз. Әмма яшьләрнең шактыеның инде телне белмәве сәбәпле, ике телдә сөйләргә мәҗбүрбез», – ди Илмир Касимов. Ә яшьләр күп иде, һәр чыгышны яратып алкышладылар. Бу җыен аларга нәсел-ыру бердәмлеге, куәте ныклыгын дәлилли. Көтәләр җыенны, әзерләнәләр, җыелалар, гөрләшәләр, аралашалар, тарихларын барлыйлар. Казаннан күренекле галимнәр килүе, җирле үзидарә вәкилләре булуы җыенның абруен күрсәтә. Бу көнне тел, дин сагында торучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рәсми, тарихи, җитди өлештән соң, сәхнәгә бер-бер артлы иҗат төркемнәре менде, җырлар яңгырады. Чүпче буе татарлары әби-бабайлары көй-җырларын саклый, яңарта, яңгырата. Программада Са­бантуй уен-ярышлары, көрәш тә бар иде.

Җы­ен бер тында узды, оештыручыларга рәх­мәт, бу язмада аларның барысын атап үтү мөмкин дә түгел, үпкәләмәсләр дип уйлыйм.

Чүпче буе җыены озын гомерле булсын, киләсе елларга да очрашырга язсын!

Фәнзилә Салихова.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*