tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле мөхтәсибәте Буа мәдрәсәсенә 3,5 тонна гошер сәдакасы тапшырды
Чүпрәле мөхтәсибәте Буа мәдрәсәсенә 3,5 тонна гошер сәдакасы тапшырды

Чүпрәле мөхтәсибәте Буа мәдрәсәсенә 3,5 тонна гошер сәдакасы тапшырды

Чүпрәле мөхтәсибәте актив рәвештә гошер сәдакасы җыю эшенә кереште. Иң беренчеләрдән булып әлеге изге гамәлне Татар Бизнәсе авылы халкы башкарып чыкты. Берничә көн эчендә 2 тоннадан артык бәрәңге, 1 центнердан артык кишер һәм аш чөгендере, 150 килограмм кабак, 20 кг бал җыелды һәм Буа мәдрәсәсенә илтеп тапшырылды. Шулай ук Иске Ишле авылы мәхәлләсеннән дә мәдрәсәгә 1,5 тонна гошер килеп иреште.

Гошер сәдакасы бирүнең мөһимлеге хакында узган җомгада Чүпрәле мөхтәсибәтенең барлык мәчетләрендә вәгазьләр укылды, мөхтәсибәтнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләре аша хәбәр бирелде, авыл төркемнәренә игъланнар урнаштырылды.

Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов: “Гошер сәдакаларын ел саен Буа мәдрәсәсенә илтәбез. Ник дигәндә, районыбызның күп кенә имам-хатыйблары, абыстайлары Буа мәдрәсәсенә барып белем алды, бүгенге көндә дә укучы шәкертләребез бар. Моннан тыш, Буада мохтаҗлар өчен “Приют человека” эшли. Әйтәсе килгән сүзем: тапшырылган гошер сәдакалары юкка сарыф ителми. Мөхтәсибәттә гошер сәдакаларын җыю, туплау дәвам итә. Алдагы көннәрдә дә 20-30 тонна гошер сәдакасы илтеп тапшырырбыз дип торабыз”, – дип билгеләп узды.

Елдагыча, гошер җыю 20дән артык мәчеттә алып барыла. Билгеләнгән урыннарга уңышны 25нче сентябрьгә кадәр алып килергә мөмкин. Гошер тапшыручыларның исемнәре теркәп алып барыла һәм күмәк рәвештә догалар кылына. Мөхтәсибәт яшелчә, җиләк-җимешләрне туплауда, илтеп тапшыруны оештыруда катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерә.

Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267нче аятендә: “И иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез…” – дип әйтелә. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*