tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле мөхтәсибәтендә балаларның җәйге ялы файдалы үтә
Чүпрәле мөхтәсибәтендә балаларның җәйге ялы файдалы үтә

Чүпрәле мөхтәсибәтендә балаларның җәйге ялы файдалы үтә

Чүпрәле мөхтәсибәтенең Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә «Мәрҗән» балаларга дини тәрбия бирү үзәге үз эшен башлады. Анда ял итүче балаларның көннәре файдалы һәм кызыклы үтә. Әлеге үзәк 2018 елдан бирле эшли һәм анда йөрергә теләүче балалар саны елдан-ел арта.

Дәресләрне мөгаллимәләр Энҗия Шәрәфетдинова, Җәүһәрия Якупова, Наимә Ханбикова алып бара. Балаларга биредә ислам дине нигезләре, әдәп-әхлак кагыйдәләре, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнү каралган. Әдәп-әхлак сабаклары бирүдән тыш, мөгаллимәләр алар өчен төрле оешмаларга сәяхәтләр дә оештыралар, район паркларында булалар.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*