tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле районы Каракитә мәчетенә — 30 ел
Чүпрәле районы Каракитә мәчетенә — 30 ел

Чүпрәле районы Каракитә мәчетенә — 30 ел

Иман йорты «Йолдыз» колхозы гөрләп яшәгән чорда аның җитәкчесе Мансур Җамалетдинов тырышлыгы белән сафка баскан. Шушы өч дистә ел дәвамында ул үзенең күркәмлеге, яктылыгы белән авылга нур биреп, азан тавышлары яңгыратып, Югары һәм түбән Каракитә авылы халкын дин юлына чакырып хезмәт итә. Бүгенге көндә биредә имам-хатыйб вазифасын Дамир хәзрәт Идрисов башкара.

Билгеле өч дистә ел дәвамында аның тышкы кыяфетенә дә, эчке өлешенә дә төзекләндерү эшләре алып барылган, янкормалар урнаштырылган, керү юллары яңартылган, кыскасы бик күп эшләр башкарылган.

Чарада мәчетнең үткәнен, бүгенгесен искә алып күп кенә хатирәләр яңарттылар, изге эшләрдә үзләреннән өлеш керткән кешеләргә рәхмәтләр әйттеләр.

Имам-хатыйб сүзләренчә, мәчетнең юбилейлы бәйрәменә 11 ләп корбан чалынган. Мәҗлескә кунаклар да бик күп кайткан иде.

Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов мәҗлесне ачып, ислам динен үстерүдә олы өлеш кеткән, Аллаһы йортының юбилейлы бәйрәмен оештыруга үзләреннән олы өлеш кертүчеләргә рәхмәтләр әйтте.

Казаннан Татарстан Диния Назәрәтеннән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Аппарат җитәкчесе, шушы авылда туып, үскән Ирек Арсланов та кайткан иде. Ул мөфтинең Рәхмәт хатларын, бүләкләрен тапшырды.
Мәҗлес Коръән сурәләре укып башланды һәм дәвам итте, бик күп вәгазьләр сөйләнде, корбан ашларына тәгъбирләр әйтелде.

Көннең икенче яртысында мәҗлес хатын-кызлар өчен оештырылды. Бу көнне барлыгы чарада 200ләп кеше катнашты.

Мәчет юбилее уңаеннан мәҗлес кору безнең якларда күркәм гадәткә әйләнә бара. Иң мөһиме — чиста, пөхтә, бөтен яктан да төзекләндерелгән һәм заманча җиһазландырылган Аллаһы йортлары буш тормасын, һәр көн мөселманнар белән тулып, манарасыннан азан тавышы яңгырасын иде.

Чыганак: chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*