tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәле районы махсус операция зонасына гуманитар ярдәм партиясе китерде
Чүпрәле районы махсус операция зонасына гуманитар ярдәм партиясе китерде

Чүпрәле районы махсус операция зонасына гуманитар ярдәм партиясе китерде

Чүпрәле районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы тапкыр масштаблы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде. Йөкне илтеп тапшыру миссиясен район башлыгы Марат Гафаров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов җитәкләде.

Район халкы чираттагы тапкыр берләште һәм хәрбиләргә ярдәм күрсәтте. Гуманитар ярдәм оешмалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, мәктәп укучылары, пенсионерлар һәм районда яшәүче гаиләләрнең уртак тырышлыгы белән формалаштырыла. Һәркем үз өлешен кертә – кемдер финанс ярдәме күрсәтә, кемдер кирәкле әйберләр һәм продуктлар алып килә. Ярдәм җыю пункты «Созидание» яшүсмерләр клубында урнашкан.

«Районыбызда битараф булмаган кешеләр күп булуы сөендерә. Туган яктан җибәрелгән ярдәм безнең батырегетләрнең ышанычын арттыра, аларны өйдә көтүләрен һәм яратуларын күрсәтә. Ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт!» – дип билгеләп үткән район башлыгы Марат Гафаров телеграм-каналында. Ул шулай ук хәрбиләр белән очрашудан видео урнаштырган.

Җибәрелгән ярдәм составына шәхси посылкалар, автотранспорт өчен запас частьләр, генераторлар, җылыткычлар, газ баллоннары, төзелеш материаллары, пычкылар, окоп шәмнәре кергән.

Моннан тыш, хәрбиләргә өйдә әзерләнгән ризыклар һәм укучыларның хатлары тапшырылган.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Без катлаулы чорда җәмгыятебезнең берләшүен күрәбез. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча хәрбиләребезгә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, фронт һәм шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре өчен гуманитар ярдәм җыя. Барыгызга да бу мөһим эшегез өчен рәхмәт», – диде ул.

Фото һәм видео: ТР Чүпрәле районы матбугат хезмәте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*