tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә 60, 65 ел бергә яшәгән парларны котладылар
Чүпрәледә 60, 65 ел бергә яшәгән парларны котладылар

Чүпрәледә 60, 65 ел бергә яшәгән парларны котладылар

Уникаль юбилейга ия Камаловлар

Сирәк парга гына 65 ел бергә гомер итәргә насыйп була, шуңа күрә мондый юбилейны уникаль дип атарга мөмкин.

Бу юбилей нык металл — тимер исеме алган, ул нык кына түгел, ә тормыш өчен кирәкле дә. «Тимер туй» — ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең какшамас булуын, бу бәйләнешне сынаулар да, вакыт та өзә алмавын искә төшерә. Шундый озын гаилә юлы узган парларының берсе Түбән Каракитә авылында яши. Алар Энҗе Җамалтдин кызы һәм Кыяметдин Җәлал улы Камаловлар.

—Кыяметдинның туганнары безнең күршедә генә яши иде. Ул апаларына кунакка килә. Мин исә шунда коега суга йөрим. Шунда күрешеп, сүз алыша башладык, ул миңа чиләкләремне китерешә. Элек бит ачыктан-ачык очрашып, йөрешүләр юк иде. Ул мине, мин аны ошатып киткәнбез инде, күрәсең, армиядән кайткач өйләнештек. Әниләр дә яратты үзен. Бик уңган-булган егет, дип мактап тордылар. Шулай тормышлар башланып китте,-дип сөйли Энҗе апа.

Кыяметдин абыйның әтисе сугыштан кайтмый, вафат була. Энҗе апа кайнаналы йортка килен булып төшә, күп нәрсәгә аннан өйрәнүен әйтә, аны һәряктан мактап кына телгә ала:

—Улларымны үстереште. Без эшкә чыгып китәбез, ул пешерә, йорт- җирне, эшләрне барлый, балалар да аның карамагында булды. Матур яшәдек.

Кыяметдин абый «Йолдыз» колхозында алдынгы механизатор булып 40 ел хезмәт итә. Энҗе апа исә район кулланучылар системасында азык — төлек кибете мөдире, соңыннан хат ташучы һәм сөт җыючы булып та эшли. Камаловлар гаиләсе дүрт ир-бала үстерәләр. Һәркайсын армия тормышына озатып, каршы алалар. Өч уллары да эчке эшләр органында хезмәт куялар, бер уллары төзүчелек буенча эшчәнлек алып бара. Гаиләлеләр, әти-әниләрен 8 онык белән куандырганнар, оныклар исә оныкчыклар да бүләк итә башлаган.
«Бергә матур яшәүнең бернинди сере дә юк, — дип елмая Энҗе апа. —Төрле хәлләр була, сабыр булырга, бер-береңне ишетергә өйрәнергә һәм вакытында туктый белергә кирәк. Үпкәләшкән чаклар булгандыр, ачу сакламадык, вакыт та юк иде. Йорт-җир, балалар үстерәсе дигәндәй, хезмәт белән мәшгуль булдык, ныклы гаиләнең сере шул.

Без әле дә бергә

Татар Бизнәсе авылында гомер кичерүче Сара Айниятулла кызы белән Илалетдин Кыям улы да тимер туйларын билгеләп үттеләр.

Яшьлек елларында язмыш аларны кайларга гына алып бармаган, әмма туган җирнең тарту көче көчле була: гомерләре шушы Татар Бизнәсендә узган аларның.

—Әти сугыштан 1944 елда кайтты. Әни атлар карый иде. Аның белән әтине Иске Чокалыдан барып алганыбыз исемдә, анда каян кайтып төшкәндер инде, белмим.Әти зур вазифаларда булды, район кулланучылар оешмасын җитәкләде. Районда тордык берничә ел, аннан колхоз рәисе итеп куйдылар үзен, янә авылга кайттык. Бурлаклар шикелле йөрдек,-дип көлеп искә ала гаилә башлыгы үткәннәрне.—Без исә Сара белән 1959 елны кушылдык һәм 1960нчы елда Караганда якларына, шахтада эшләргә киттек.

Сара апаның да әтисе гомерлек шахтер була. «Колхозга кермәгән ул, яшьли авылдан чыгып киткән. Элек бит вербовать итә иделәр, әтине дә Сахалин якларына җибәрәләр. Шунда эшләде ул. Авылга кайтып төпләнгәч, Илалетдинны очраттым, кавыштык та янә шахтага чыгып киттек», ди Сара апа.
Низамовлар гаиләсендә өч бала туа. Кызганычка каршы, бердәнбер улларын югалту кайгысын кичергәннәр.

Авылга кайткач, Илалетдин абый шофер булып эшли. Сара апа исә мәктәп ашханәсендә хезмәт куя.

«Гаилә тормышы—ул бербөтен, һәм аны сакларга кирәк. Кайларда гына йөрмәдек, ниләр генә күрмәдек. „Сез һаман бергә икән…“, дип җырлыйлар бит. Без дә шул юлларны узып, бергә булып калдык, гаилә тормышы—олы сабырлыкны сорый ул», — дип билгеләделәр Низамовлар.

Гомер көзен бергә каршылыйлар

Иске Чокалы авылыннан Якуповлар гаиләсе исә Бриллиант туйларын билгеләде.
Найлә апа белән Рафаил абый бик теләп беренче очрашуларын искә алдылар.

—Мәхәббәт булгандыр күрәсең инде. Рафаил әтисеннән өч айлык булып, әнисенең корсагында кала. Әтисе сугыштан кайтмый. Безнең гаиләдә барысы да кызлар. Әниләр авылдан күченеп киттеләр, ә мин Рафаилга тормышка чыгып калдым, шулай яшәп киттек өчәү: ул, мин һәм әнисе.

Якуповларның хезмәт юллары колхоз белән тыгыз бәйле. Рафаил абый кайда гына эшләмәсен: трактордамы, комбайндамы — ул һәрвакыт эшчәнлеге, тапкырлыгы белән аерылып тора.
Найлә апа исә аның уң кулы була. Кышын фермада булса, җәен кырда, тормыш иптәше янында һәм чөгендер игеп уза көннәре.

Якуповлар күптән инде лаеклы ялда. Алар өч ир-бала үстерә. Өчесе дә авылда төпләнеп кала. Тик бер уллары гына, кызганычка каршы, вафат була. Рафаил абый 10 елдан бирле якты дөньяны күрүдән мәхрүм булып яши.

—Матур яшәдек. Бары тик рәхмәтләремне генә әйтәм һәм Найләмнән беренче «китсәм» иде дип, теләк телим. Аны югалтсам, болай да күрми яшәгән якты дөньямның бөтенләй гаме китәчәк,-дип уфтана авыл өлкәне.

Якуповларны авылда уңган-булган гаилә буларак тасвирлыйлар. Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов аларны йорт тутырып мал-туар асрыйлар, зур бакчаларын игәләр, дип сөйләде.
Мәхәббәт яшәтә, яшәртә, дип юкка гына әйтмиләр. Найлә апа белән Рафаил абыйга да күз тимәсен. Аллаһы Тәгалә биргән гомерләрен матур итеп яши беләләр, аларга һәркем сокланып карый, хөрмәт итә. 60 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган.

—Бар да булды. Ачуланыштык та, яраштык та, тормыш бит ул, гел тигез генә бармый. Гомер көзен бергә каршы алу— бәхеттер ул. Һәркемгә насыйп булсын шулай,-дип тели Найлә апа.

Дәвам итеп

Гаилә парларын Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов тәбрикләде. «Сез районыбызның күркәм нигезе. Сезнең үрнәгегездә яшь буын тәрбияләнә. Хезмәтегез, яшәешегез өчен олы рәхмәтләр сезгә, исәнлек телибез», дип билгеләп үттеләр алар. «Туй» көннәре уңаеннан парларга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр дә тапшырылды. Чараларда авыл җирлеге башлыклары: Рәфик Җамалетдинов, Рәмис Низаметдинов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова да катнашты.
Агымдагы елда 60 ел бергә яшәүләрен 7 гаилә пары, 65 еллыкларын 3 пар һәм 1 гаилә 70 ел бергә яшәүләрен билгели.

Чыганак: chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*