tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә “Мүнчәли укулары” дини фәнни-гамәли конференциясе узды
Чүпрәледә “Мүнчәли укулары” дини фәнни-гамәли конференциясе узды

Чүпрәледә “Мүнчәли укулары” дини фәнни-гамәли конференциясе узды

16 август көнне, Татарстан Республикасының Чүпрәле районында рухи-әхлакый мирасны һәм дини традицияләрне саклауга багышланган “Мүнчәли укулары” дини фәнни-гамәли конференциясе узды.
Җыен халыкның көтеп алынган, шушы җирлекнең брендына әйләнгән бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Авыллардагы рухи-мәдәни мирасны, динне һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә багышланган чара буларак әлеге җыенның эчтәлеге дә, масштабы да елдан-ел киңәя бара.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының “Булгар” милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе, академик, хаҗи, автор –башкаручы Мифтахов Фәрид Фәиз улы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы бүлекләре белән эшләү комитеты әйдәп баручы референты – Госманова Миләүшә Сәлимгәрәй кызы катнаштылар.

Быел чара Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында оештырылды. Моннан тыш, җыелыш бөек датага – пәйгамбәребезнең 1500 еллыгына багышланган, ул һиҗри ел исәбе белән агымдагы 1447 елда билгеләп үтелә.
Татарстанның олпат галимнәрен, күрше өлкәләрнең вә үзебезнең хөрмәтле дин әһелләрен һәм тарих төпкелләреннән иң кадерле, иң халыкчан вакыйгаларны, шәхесләрне кабаттан халыкка кайтаручы төбәк тарихчыларын, атаклы каләм ияләрен, халыкның үз арасыннан чыккан һөнәр ияләрен бер мәйданга җыйган гаҗәеп тә зуур бәйрәм безгә шушы Мунчалине ачты, яңа баштан танытты. Иртәдән кичкә кадәр бәйрәм гөрләде. һәрьяктан уйланган гаять матур чара иде ул. Җыелган һәркемнең күңелен истә тотып, хәтергә уелырлык итеп оештырылган иде “Мүнчәли укулары”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*