tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә “Җәлил укулары” беренче Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы уздырылды
Чүпрәледә “Җәлил укулары” беренче Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы уздырылды

Чүпрәледә “Җәлил укулары” беренче Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы уздырылды

23 нче ноябрьдә Чүпрәле районында “Җәлил укулары” беренче Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Анда балалар бакчалары сабыйлары, мәктәп укучылары катнашты.

Әлеге чараны уздыруның төп максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М. Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Бәйге түбәнгәдәге номинацияләр буенча үткәрелде:

  • М.Җәлил әсәрен татар телендә башкару
  • М.Җәлил әсәрен рус телендә башкару
  • Җәлил турында
  • Сынлы сәнгать

Чарада 48 бала катнашты. Иң кечкенә катнашучыга 6 яшь кенә булса, иң өлкәненә 16 яшь иде. Һәр катнашучы үлемсез батырның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләргә тырышты.

Мәртәбәле жюри һәр чыгышны игътибар белән бәяләп, яшь аермалыклары буенча җиңүчеләрне билгеләде.

“М.Җәлил әсәрен татар телендә башкару” номинациясендә Мубинова А. (“Татар Шатрашаны башлангыч мәктәп- балалар бакчасы”), Фахрутдинова А. (“Түбән Чәке гомуми урта белем бирү мәктәбе”), Махмутов А. (“Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе”) җиңүче дип табылды. “М.Җәлил әсәрен рус телендә башкару” номинациясендә I урынга Емелькина Я. ( “Хорновар- Шигали гомуми урта белем бирү мәктәбе”), Куракина М. (“ Уби гомуми урта белем бирү мәктәбе”) лаек булды. “Җәлил турында” номинациясендә Камалов И. ( “Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе”) I урынга чыкты. “Сынлы сәнгать” номинациясе буенча Шагаева Е. (“Марс гомуми урта белем бирү мәктәбе”) җиңүче дип табылды.

Җиңүчеләргә махсус әзерләнгән дипломнар, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Җәлил мирасы татар шигъриятен безнең илдә генә түгел, дөньякүләм танытуга зур өлеш кертте. Аның батырлыгы татар халкының батыр, каһарман, кыю һәм үлемсез булуын тагын бер кат дәлилләде. Җәлил гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул хәзер! Ул җыр безгә тыныч кына яшәргә, битараф булырга ирек бирми; безне янарга, дөрләргә өйрәтә, халыклар бәхете өчен көрәшкә өнди.

Киләчәктә дә без укучыларыбызның күңелендә патриотик рух – герой-шагыйрь М.Җәлил рухы сүнмичә януын, батырларыбыз белән горурланып, аларга алмаш булып үсүләрен теләп калабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*