tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледән Тәскирә Фаризова: «Йөрәк җылымны кушам»
Чүпрәледән Тәскирә Фаризова: «Йөрәк җылымны кушам»

Чүпрәледән Тәскирә Фаризова: «Йөрәк җылымны кушам»

Тәскирә Вахит кызы Фаризова Татар Төкесе авылында, Әдия апа һәм Вахит аганың ун баласының тугызынчысы булып дөньяга килә. Яшьтән үк әти-әнисеннән, апа-абыйларыннан эшкә өйрәнеп үсә.

Авылдагы мәктәпне тәмамлагач Казан педагогия училищесында укый. Диплом алганнан соң туган авылына кайта. 29 ел үзе укыган мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Авылда мәктәп ябылгач эшсез кала. Дөрес, Шланга мәктәбенә йөреп укытырга тәкъдим итәләр аңа. Әмма инде яше иллегә җитеп килгән ханым моңа ризалашмый.

— «Выслуга» буенча әзме-күпме пенсия ала идем инде. Иш янына куш дигәндәй, балачакта өйрәнгән һөнәрем дә ярап куйды. Сарык йоныннан җеп эрләп, оекбашлар бәйләп сата башладым. Алучылар да булды, чөнки йөрәк җылымны кушам мин җепләргә…

Махсус хәрби операциядәге егетләргә дә бик күп җылы оекбашлар бәйләп җибәргән Тәскирә апа.
Татар Төкесе урманга терәлеп диярлек үк тора. Уңган кешеләр табигатькә зарар салмый гына, моннан да файдалыана белә. Тәскирә ханым да авылда яшәүче апасы Гөлфәрия белән урманнан каен ботаклары алып кайта һәм минек ясый. Миекләре дә шифалы аларның — арасына мәтрүшкә, ромашка чәчәкләре куеп бәйләнгән.

— Мунчада бу үләннәрдән чыккан хуш искә сулышлар ачылып китә,-ди Тәскирә апа.

Минекне дә июнь, июль айларында ясау кирәк икән.

— Яңгырлар яумаса, июльнең 16, 17ләреннән дә соңга калырга ярамый, — ди оста минекче.

Тәскирә ханымның бер минуты да бушка үтми. Авылдашлары да аның иртәдән алып кичкә кадәр хәрәкәттә булуын әйтәләр. Бакчада, өйдә, урманда… Ә үзен кайсы вакытта күрсәң дә, елмаеп-көлеп сөйләшә, хәлләреңне сораша. Халкыбызның «Эчендә утлар янса да, читкә чыгармый» дигән әйтеме дә нәкъ менә Тәскирә апага туры килә.

Ул да ниләр генә күрмәгән?! Иң олы абыйларының тормыш иптәше 28 яшендә үлеп киткән. Аннан абыйсы да 43 яшендә вафат була. Аларның Фәнис һәс Илгиз исемле ике малайлары ятим кала. Фәнисләренә 7 яшь, Илгиз 5 айлык кына була. Тәскирә апа абыйсының балаларын, җил-яңгыр тидерми, үстерешергә булыша. Алай гына да түгел, гомере буе аларга ярдәм итә. «Үз балаларым кебек иде, кызганыч, икесенең дә гомере кыска булды, Фәнисебез 45 яшендә, Илгизебез өч ел элек бакыйлыкка күчте», ди ул.

Ике баласының әтисе Фәритен дә моннан 15 ел элек югалта Тәскирә апа, ул инфаркттан, кинәт үлеп китә. Бүгенге көндә улы Булат һәм кызы Рузидә икесе дә гаиләлеләр, Казанда яшиләр. Оныклары Әдилә һәм Ислам ел саен каникулларда әбиләре янына кайтып торалар икән.

Райондашлар Тәскирә апаны якташыбыз, шагыйрь Зәки Нуриның туганы буларак та беләләр.

— Зәки абыйның Татар Төкесенә кайтып йөрүләре исемдә. Еш кайта иде, мәктәптә укучылар белән очрашулар үткәрә, туганнар, авыл, урман турында бик күп шигырьләр, җырлар иҗат итте,-дип истәлекләре белән уртаклашты Тәскирә апа.

— Тормышымда төрле мизгелләр булса да, язмышыма ачуланмыйм. Күршеләрем белән ярдәмләшеп яшибез, бер эштән дә курыкмыйм, нәрсәгә тотынсам да, башкарып чыгачагыма ышанам. Хезмәт белән чыныктырып үстерүләре өчен әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен,- ди Тәскирә апа.

Чыганак: chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*