tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәленең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәләре Ульян шәһәрендә очрашуда булды
Чүпрәленең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәләре Ульян шәһәрендә очрашуда булды

Чүпрәленең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәләре Ульян шәһәрендә очрашуда булды

Район татар теле һәм әдәбияты укытучылары төбәкара хезмәттәшләребез белән тыгыз элемтәдә тора.

Шушы уңайдан 25нче март көннне үзебезнең район укытучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының ассоцияция җитәкчесе белән берлектә Ульян шәһәренең 64 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә очрашуга бардык.

Ул көнне шушы мәктәптә татар теле укытучыларының дәрестән тыш эшчәнлеге кысаларында татар халкының телен, мәдәниятен өйрәтүче педагогларның Бөек Ватан сугышында көрәшкән татар язучыларына һәм шагыйрьләренә багышланган семинар оештырылган иде.

Бу чарага Ульян өлкәсеннән генә түгел, ә Татарстан республикасының Апас, Буа, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары килгән иде. Чара барышында интерактив мәйданчыкларда осталык дәресләре оештырганнар.

Шушы осталык дәресләрендә катнашып, үзебезнең эш тәҗрибәбезне арттырдык. «Каләм белән җиңдек дошманны» исемлә китап күргәзмәсе дә урын алган иде. Тантаналы рәвештә чараны ачып җибәргәннән соң ачык дәресләр карадык. Укучыларның үз ана телебездә җавап бирүләре, шигырьләр сөйләүләре безне таң калдырды. Рус мохитендә үссәләр дә, үзебезнең ана телебезгә хисләре һәм мәхәббәтләре көчле булуларын күреп шатландык. Киләчәктә регионара җирлегендә эшләгән хезмәттәшләребезне үзебезнең җирлегебездә дә кунакка чакыруны планлаштырдык.

Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбенең таар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуртдинова Зөлфия Иршат кызы.

Чыганак: chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*