Корбан бәйрәме һәрберебезнең күңеленә иман нуры кертә! Мөселман халкының ел буена көтеп алган кадерле бәйрәме – Корбан гаете.
Иртән таңнан кечкенә генә авылыбызның яше-карты, чиста-рынып, матур киемнәрен киеп һәм Мәскәү, Санкт-Петербургтан туган йортларына кайткан якташларыбыз белән, зур бер гаилә булып, башта мәчеттә бәйрәмне башлап дога кылдылар. Имам Ринат Руфят улы Кутуев дога кылды, халыкка вәгазь сөйләде, аннары корбанны бугазап дога кылды. Гарәп теленнән “корбан” сүзе “нәрсәгә дә булса якынаю” дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. Корбан ите өч тигез өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар. Шөкер, Чүриле авылдашларыбыз арасында да бар мондый киң күңелле затлар: ул – бүген Мәскәүдә яшәүче Ринат Халим улы Мещерев, корбанлык бирүче. Шул корбанның бер өлешен килә алмаган Чүриле картларына тараттылар, ә икенче өлешенннән казанда шулпа пешереп бергәләп сыйландык.
Бүгенге көндә дөньяда барган вакыйгаларны күз уңында тотып, иң әүвәл авыл халкыбыз бер-берсенә ил-көнебезгә тотрыклылык, иминлек теләде. Дөньяда татулыктан да кадерле нәрсә юк һәм моңа һәр-кемнең тормышка аңлы караш күрсәтүе, төпле гамәлләре аша гына ирешү мөмкинлеген әйттеләр. Аннары Аллаһы Тәгалә безгә бәхет, сәламәтлек, гаиләләребезгә, илебезгә тынычлык, иминлек, муллык һәм хәерле бәракәтен иңдерсен дигән теләкләрне теләделәр.
Альфия КУТУЕВА