Дагыстанда беренче тапкыр меңьеллык тарихы булган татар милли бәйрәме Сабан туе оештырыла. Ул Махачкалада 23 июньдә уздырылачак. Бу турында шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Сабан туй сценарие традицион булачак: кунакларны иртәдән кичкә кадәр күптөрле татар милли бәйгеләре, концертлар һәм көрәш көтә.
Оештыручылар белдергәнчә, Махачкалага Сабантуй-2018гә Дагыстан авыллары һәм шәһәрләрендә, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округында яшәүче татарлар җәмгыятьләре, милли-мәдәни автономия вәкилләре җыелачак.