«Яңа Гасыр» телеканалында бара торган «Таяну ноктасы» тапшыруында тарихчылар 1897 елгы җанисәптә милләттә туган тел дигән критерий аша билгеләү зур аңлашылмаучанлыклар китереп чыгаруын әйтте. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков шушы хата аркасында Кавказ халыкларының да татар дип язылулары турында сөйләде.
«Ул вакытта галимнәр иң уңай критерий дип туган телне билгеләгән. Әмма туган тел белән дә проблемалар килеп чыга. Хәтта хакас кешеләре дә үзләрен татар дип атарга мөмкин. Азербәйҗаннар арасында татар теленә якын кыпчак телендә сөйләшүче төркемнәр бар. Шуның аркылы татар дигән сүз Кавказга да кергән», — диде ул.
Ул Башкортстанда да шундый хәл килеп чыгуын белдерде. «Бакуда чын татарлар булган. Мин аларның санын алып карарга тырыштым, тик азербәйҗаннарда да татар булып язылгач, аерып алып булмый. Шундый ук хәл Башкортстанда да килеп чыкты. Ул бик зур проблема, аны болай гына чишеп бетереп булмый», — диде тарихчы.
Тарихчы Айрат Фәйзрахманов исә, туган телгә карап, белорусларны да рус дип язуларын әйтте. «Ул вакытта украиннар, белоруслар дигән милләтләр булмаган. Аларның бөтенесен дә рус милләтенә керткәннәр. Казахлар, кара кыргызлар, кыргыз-кайсакларның барысын да кыргыз дип атаганнар. Шуңа күрә ул вакытта милләтләр исемлеге төгәл булмаган, милләт төшенчәсе дә башка мәгънә йөрткән», — диде ул.
Энҗе Габдуллина