Максим Горький татар яшәгән Яңа бистә ягына төртеп күрсәткән дә, мин матурлыкны, чисталыкны, пакълекне менә шул якта күрәм дигән. Бу бәйгене оештырган Кадрия Рәесовна да шушы пакълекне күрер өчен, милләтнең язмышын дәвам итәр өчен чын саф, матур татар аналары булсын, мондый аналардан саф татар баласы туа дигән уй-фикер белән эш йөртә. Ни өчен алар үз символы итеп калфакны сайлаган? Чөнки калфак – ул безнең миллилек, халкыбызның чисталыгы. Шушы элементка бәйләнеп, алар бүгенге көндә зур эшләр алып баралар, – диде Данил Салихов.
Катнашучыларга исә ул уңышлар теләде. Аның сүзләренчә, Казан капкасын ачып кергәннәр икән, димәк, алар инде барысы да җиңүчеләр.
Аннары бер-бер артлы 14 кыз жюри әгъзалары алдында үз-үзен тәкъдим итте. 7 минут эчендә алар үзләре белән таныштырырга, гаиләләрендә сакланып калган гореф-гадәтләрне күрсәтергә тиеш иде. Тагын бер бирем кызларның кул эшләренә осталыгын чагылдыру иде. Шуңа күрә һәр кыз үзе белән кул эшләнмәләрен дә алып килгән.
Әйтик, Киров өлкәсеннән Рамилә Гарипова төрле техникаларда картиналар да ясый, чигә дә. Мамадыш районы кызы Сәйлән Шәйхетдинова калфаклар чигү белән мавыга, моннан тыш, кызлар арасында үз куллары белән алкалар ясаучы, оста бәйли торган, төрле техникаларда букетлар ясый, борынгы рецептлар буенча татар ризыклары пешерә белгәннәр бар иде. Гомумән, барлык кызларның да кызыксынулары бик күп – алар спорт белән дә шөгыльләнә, җырлый-бии дә, төрле инструментларда да уйный. Кызлар уңган-булганлыгын видеопрезентацияләр ярдәмендә дә, жюри алдында турыдан-туры да күрсәтте.